ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2018 ел
шимбә

Буген район мәдәният йортында Файзулла Туишев исемендәге республикакүләм гармунчылар бәйгесенең зона туры булып узды. Әлеге легендар гармунчы исемендәге конкурста Мөслим, Актаныш, Зәй, Бөгелмә, Баулы, Ютазы һәм Туймазы районнарыннан гармунчылар катнашты. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов вазыйфасыннан азат ителде.   

Штанга күтәрү буенча ярышлар узды

Чистайда йөзү буенча турнир узды

28 февральдә Мамадыш шәһәрендә «Нократ дулкыннары» исемле VI Ачык фольклор бәйгесе узды. Конкурста Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты.

Иске Роман авылы советының еллык отчет собраниясе узды 

 Алексеевскида Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның V республика "Балкыш" фестивале старт алды.

2018 елның 2 март көненә республикада 693,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән (планнан 28,8 %). Шул күләмнән 459,63 мең  кв. метр - 2017 елда башланган төзелеш, ягъни планнан - 19,1 %. Әлеге күрсәткечләрне ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин докладында хәбәр итте. 

Татарстан Республикасында төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2018 ел башыннан 188 тикшерү үткәргән. Әлеге күрсәткечләрне ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин докладында хәбәр итте. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International