ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

Фермерларга җитештергән продукцияне урнаштыру шартларын яхшыртырга җыеналар

16 март көнне Татар китапханәсе 7 нче мәктәп укучылары белән Л.Толстой әсәрләрен уку акциясенә кушылды. Китапханәче Г.Хафизова балаларга язучының тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирде, слайдлар аша әдипнең туган ягы, музей-йорты,төрле еллардагы фоторәсемнәребелән таныштырды.

“Ашит” дәүләт табигый тыюлык белгечләре, география укытучысы Хусаинова Н.Г. һәм инглиз теле укытучысы Сабирова Г.А. белән берлектә, "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе"нең 3 һәм 6 сыйныф укучылары өчен, Бөтендөнья  кыргый табигать көненә һәм Халыкара елгалар көненә багышланган ачык дәресләр уздырдылар. Дәресләр барышында укучылар белән  туган якның тыюлыклары, табигый байлыкларны саклау һәм арттыру турында, кешелек өчен су ресурсларының әһәмияте  һәм елгаларны саклау мәсьәләсен чишү юллары турында сөйләштеләр. Укучылар география, экология һәм тирә-юнь өлкәсендә белемнәрен күрсәттеләр. 8 сыйныф укучылары белән, Казансу елгасыннан пычрата торган матдәләрне табу буенча викторина һәм тикшеренү эше уздырдылар. Касанзу табигый һәйкәл булып торуы турында,  елгаларда аерым саклау режимын тотарга кирәклеге турында акцент ясадылар.

“Балтач” дәүләт табигый тыюлык белгечләре белән, ТР Балтач муниципаль районының Карелино авылы балалар бакчасында“Туган як табигате турында” дигән экология дәресе уздырылды. Чарада 75 якын тәрбияләнүче катнашты.

Тукай районы Иске Җирекле, Шилнәбаш һәм Бәтке авылларында быел үз эченә бик күп мөмкинлекләрне алган ял һәм спорт мәйданнары төзеләчәк. Иҗтимагый урыннарны төзекләндерү республика программасын тормышка ашыру кысаларында һәр районда шушы территорияләрнең киләчәктә нинди булачагын күзаллаган проектлар буенча фикер алышулар бара.

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.

Татарстан спортны сайлый!

14 марта көнне  Тукай  муниципаль районында  кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгелләнүчеләр катнашында "2017 ел нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлар кабул итү"дигән  темага киңәшмә узды 

Макулатураны эшкәртүгә тапшыруга чакыра торган 50дән артык плакатны яшь чаллылылар шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә элеп чыкты. Агитация рәсемнәрен мәктәп укучылары "Кәгазьгә – икенче гомер" плакатлар конкурсы кысаларында әзерләгән. 

Нәзир Гыймазетдинов «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм» конкурсының «Иң үзенчәлекле җырчы» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессы быел өченче тапкыр татар җырлары башкаручыларының «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм» төбәкара конкурсын уздырды. Ул Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының халык артисты Фән Вәлиәхмәтов иҗатына багышлап үткәрелә. Я 

Бүген бер ел дәвамындагы төзекләндерү эшләреннән соң Казан циркы тамашачыларга ишекләрен ачты. Татарстандагы күп балалы гиләләрдә 1500 бала тамаша карарга чакырылды. Тантаналы ачылу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

"Капиталь ремонт тәмамлангач, без Казан циркының беренче тамашачылары үрнәк булган, олы гаиләләр булырга тиеш дигән карарга килдек. Гаилә - һәр ил нигезе ул, без сезнең белән горурланырга тиеш. Казан циркы бүген заман таләпләренә туры килә һәм янә сезгә ишекләрен ача", - диде ТР Президенты. 

"Кыска вакыт эчендә цирк кына түгел, ә бөтен комплекс, шул исәптән цирк мәктәбе капиталь төзекләндерелде", – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ремонт эшләренә 1 миллиард сумга якын акча сарыф ителгәнен әйтте.

Цирк сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен, Казан дәүләт циркы коллективы Татарстан Президенты Рәхмәт сүзенә лаек булды.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова барлык муниципаль районнардан 2 мең кеше чакырылганын, аларның 1523е балалар булуын белдерде. "Бу шәһәр халкына, балаларга зур бәйрәм. Һәммәбез дә күптәннән яңартылган циркны күрергә теләдек”, – диде. Тамашага күпбалалы, тәрбиягә бала алган гаиләләр чакырылуын әйтте.

Циркта башкарылган эшләргә күчсәк, “Татинвестгражданпроект” цирк бинасында ремонт-реставрация эшләре кысаларында, фәнни-тикшеренү эшләрен башкарган, проект-смета документациясен әзерләгән, интерьер дизайнын эшләгән. Бина интерьерын яңарту, әмма шул ук вакытта циркның эчке киңлегенең архитектур кыяфәтен мөмкин кадәр саклап калу бурычы куелган булган.

Интерьер тематикасы нигезендә – Арлекино костюмындагы орнамент, ягъни ромб төсле бизәк. Ромблы орнамент бар җирдә дә кулланылган: вестибюль, гардероб, фойе һәм тамаша залында да. Фойеда аттракционнар, буфет эшли һәм сувенирлар сатыла. Тамаша залы яктыртылып, төсләргә махсус эффект, динамика өстәлә. Мәсәлән, кызыл яктырткыч кушканда, кызыл ромблар юкка чыга, зәңгәрен кабызганда, зәңгәр ромблар югала.

Балаларга бәйрәм мохитен тудыру өчен, вестибюльдә клоун белән фотозона бар, гардеробта шарлар рәвешендә люстралар эленгән, баскыч сары төстә жираф рәвешендә эшләнгән. Цирк традицияләренә туры китереп, тамаша залында, нигездә, кызыл төс өстенлек итә. Рәтләр буенча тезелеп киткән утыргычлар куе һәм сыек көрән төстә ясалган.

Гомумән алганда, реставрация бүгенге көн нормаларын исәпкә алып үткәрелгән. Бинаның конструктив схемасы бу очракта алышынмаган. Санитар һәм янгынга каршы нормалар белән бәйле үзгәрешләр кертелгән. Вестибюль мәйданы зурайтылган, эчке витраж күчерелгән, өстәмә санузеллар куелган. Эчке ишекләр янгын куркынычсызлыгының заманча таләпләре нигезендә ясалган. Гөмбәз корылмасы ныгытылган, идән, түбән, гөмбәзнең эленмә корылмалары төзекләндерелгән, эчке якны ремонтлау буенча эш башкарылган.

Яңартылган циркка бүген, шулай ук, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International