ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

Бигрәк тә “Сорнай” һәм “Труд” хуҗалыкларында башкарылган эшләр аеруча да мактауга лаек.  Тракторлар һәм прицеплар  төзек, барысы да тәртиптә, буялган, эшкә әзер, дип белдерде “Гостехнадзор” оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахманов.

Мөслим сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар көн дә саф һавага чыгып физик күнегүләр ясый.

Хөрмәтле лаешлылар!

Татарстанда “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” акциясе старт алды. Ул 12 марттан 23енә кадәр дәвам итә. Әгәр сездә наркотиклар һәм составында наркотик булган препаратлар белән сәүдә итүче урыннар турында мәгълүмат булса, ышаныч телефонына 2-912-932 номерына яки 8-917-261-59-20 мобиль телефонга шалтыратуыгызны үтенәләр.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында “Веста” социаль яклау үзәгендә 16 март конне “Цифрлы базарларны дорес һәм гадел ясыйк” дип аталган семинар утте

Бүген Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концерт залында «Ел хәйриячесе - 2017» республика конкурсына йомгак ясадылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое  Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.  

Индира Тимкина җитәкчелегендәге “АССА” бию коллективы “Сандугач сайрар илем” дип исемләнгән балалар иҗатының XXI төбәк фестивалендә катнашып, дипломант исеменә лаек булды.

18 мартта юлларда урыны белән бозлавык һәм кар көртләре көтелә.

2018 елның 15 мартында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов расланган график нигезендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында алардан Россия Федерациясе гражданлыгын алуга, кулланучыларның хокукларын яклауга һәм башкаларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр алынды. Барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирелде, законнар аңлатылды.
Районга чыгу кысаларында министрлыкның җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы А.Н.Ханеня тарафыннан хокукый ярдәм күрсәтелде. Җирле үзидарә органнарының урындагы җаваплы затлары белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган кыенлыклар турында фикер алыштылар, консультация ярдәме күрсәтелде, эшчәнлек нәтиҗәләрен күтәрү максатыннан күрсәтмәләр бирелде.
Мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәре И.М.Мингалимов тарафыннан Чирмешән муниципаль районында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.
Коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү буенча Чирмешән муниципаль районы башлыгы каршындагы комиссия, хезмәткәрләрнең хезмәт урынында үзләрен тотулары һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләренең эшчәнлеге мәсьәләләре каралды, муниципаль коррупциягә каршы программа, коррупциягә каршы экспертиза оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы өйрәнелде.

«Весенняянеделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акцияләре кысаларында 16 март көнне МБББУ»Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә өлкән сыйныф укучылары баскетбол уенында көч сынаштылар, ә кечкенәләр “Күңелле стартлар” уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International