ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

2018нче елның 16нчы март көнне  «Ел иганәчесе  - 2017»  конкурсында җиңүчеләр Гафиуллина Нүрия Гафиулла кызы, Закиров Радик Гайфетдин улы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт Концертлар залында үткән тантаналы чарада катнашты.

Террорга каршы комиссия утырышы узды

Яз нәрсәдән башлана? Әлбәттә, Кыш озатудан. Безнең балалар бакчасында да бүген Кышны уен-җырлар, биюләр белән  озаттылар.

Убырлы карчык балаларны себеркедә очарга, коймаклар пешерергә өйрәтте,  биеде, әйлән-бәйлән уйнады. Балалар аны рус һәм татар халык уеннарын уйнарга  өйрәттеләр.

Бәйрәм азагында балалар  тәмле, кайнар коймаклар авыз иттеләр. Бәйрәм  бик күңелле  һәм мавыктыргыч үтте.

18 март көнне Россия Федерациясе Президентын сайлаячакбыз. Бу - илебезнең сәяси һәм җәмгыяви тормышында мөһим вакыйга. 

15 март көнне Җәлил гимназиясендә 10нчы сыйныф укучылары өчен ”Медицина дөньяны коткара” Бөтенроссия ачык интернет дәресе үтте. 

16нчы мартта 18.00 - 20.00 сәгатьләрдә “Мамадыш ТВ“ телеканалында турыдан-туры эфирда “Районга йөз белән“ тапшыруында - район башлыгы Анатолий Иванов.

"Ватаным Татарстан" газетасының 100 еллык юбилее уңаеннан аның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров мәкаләсе тәкъдим ителә.

Рәсәй Федерациясе Конституциясенең 32 маддәсе нигезендә гражданнарның сайлау һәм сайланып алу хокукларын тормышка ашыру максатында 18 март, сайлау көнне сәгать 8.00- 20.00 кадәр Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкил аппаратында кайнар элемтә линиясе эшләячәк.

Язгы изге эшләр атналыгы акциясе кысаларында#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН  Сарман гимназиясенең 7 “А”классының «Форпост»яшьләр узәге активистлары ялгыз Нафикова Вәсилә апага кар чистартырга , каралты – курага тәртип кертергә ярдәм иттеләр.

 20 март  көнне  8 дән 12.00 сәгатькә кадәр  республика Росреестр идарәсе «Бердәм кайнар линия көне” үткәрә  Шылтырату өчен  телефоннар Идарәнең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) граҗданнар мөрәҗәгате бүлегендә – “Кайнар линия”дә күрсәтелгән.

         

 

        


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International