ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2018 ел
җомга

Яшьләр ял итү үзәгендә  Чирмешән авылы шагыйрәсе  Елена Шипилова (Сторожова) кадет мәктәбе укучылары белән очрашты.

Шәхси эшмәкәр Кәримов Булат Ринат улы 1985 нче елда туган. Шәхси эшмәкәрлеккә 2013 елда  ш.т.п. Байлар Сабасында нигез салынган. Бүгенге көндә биредә 2 эшче хезмәт куя. Машиналар юу, тәгәрмәчләр рәтләү, машина салонын, келәмнәрне  химик чистарту, барлык төр киемне химик чистарту белән шөгыльләнә. “Автомунча” Байлар Сабасы,ш.т.б. Колхоз урамы, 16 нчы йорт адресы буенча  урнашкан. 

Иж-Бубый мәктәбе матур традиция буенча, үзе укытып зур тормышка канат биргән укучыларын бер түбә астына җыйды. Алар арасында күп еллар бөек җырчыбыз Илһам Шакировның баянчысы булып сәхнәдән милли моңнарыбызны халыкка җиткерүче Рафинат СӘЛАХОВ та бар иде.

ГТРК Россия Татарстанда кунакта

Район үзәк китапханәсендә “Мәдәният мәйданы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.

Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә төрки –бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәренең берсе – “Нәүрүз” бәйрәме уңаеннан сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен Сарман гимназиясе укытучылар һәм укучылар коллективы бай эчтәлекле матур бәйрәм бүләк иттеләр. Өлкәннәребез матур җырлар, нәфис сүзләр тыңлап хозурландылар, татар кызлары биюен бергәләп биеделәр.

«Сарман» кинотеатрында 23 март конне Сарман №1 урта гомум белем биру мэктэбе укучылары очен   «Мост в Тирабитию» исемле нэфис фильм курсэтелде. 

23 нче март Шелангада яшәүче Клавдия Евстифеева өчен бик шатлыклы көн! Ул бу көнне гомеренең соңгы көннәренә кадәр истә тотачак Чөнки бу көнне аны кемнәр генә котламады да, кемнәр генә җылы сүзләр әйтмәде!

Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Эльмира Гарафутдинова Кукмара 3 нче мәктәбенең волонтеры белән бергә күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән унике балигъ булмаган бала өчен хәйрия төшке ашы оештырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International