ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2018 ел
җомга

18 марттан юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш керде. Бу кагыйдә буенча, һәр машина йөртүченең багажнигында яктылык кайтаргыч жилет булырга тиеш. 

23 март көнне район китапханәсенең уку залында “Мишә дулкыннары” язучылар һәм шагыйрьләр клубының утырышында Сабада яшәп иҗат итүче мәзәк остасы, шагыйрь Моталлапов Фәрит Нәгыйм улы катнашты.

23 март көнне Сарман  районы   “Шәфкать”  халыкка   социаль  хезмәт күрсәтү үзәгендә ,  сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен үзәк директоры Хуҗина Гөлнара  белән берлектә хезмәтне саклау белгече Галеев Илдар җыен үткәрделәр. Җыелуның төп максаты : түбәдән кар, боз төшүдән, тайгак юллардан саклану, су басу очракларын кисәтү һәм янгын чыгу очракларын булдырмау турында булды.

2017 елда Татарстан Республикасында туберкулез белән авыручылар санын 2016 ел белән чагыштырганда 9,2%ка киметеп булды. Татарстанда туберкулез белән авыручылар саны Россия Федерациясендәгедән 30,6%ка кимрәк һәм Идел Буе Федераль округындагыдан 29,6%ка кимрәк. Моның хакында бүген Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көненә багышланган «Татар-информ» матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Урманчылар ылыслы токым чәчкеннәрен үстерү өчен урман-орлык чималы әзерли. Әлеге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләрендә 11 күркә киптергеч актив эшли.

Хәзерге вакытта Әгерҗе, Аксубай, Баулы, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Кама, Нурлат, Саба һәм Чирмешән урман хуҗалыклары тарафыннан 329 килограмм күләмендә ылыслы токым орлыклары җыелды.

Нарат һәм чыршы орлыкларын әзерләү эшләре файдаланудагы төп агачлар киселгәч башкарыла. Үсеп утыручы агачлардан күркәләрне һәм орлыкларны эшчеләр җирдән колгаларга яки штангларга монтажланган алынмалы җайланмалар яки күтәртә торган җайланмалар һәм җиһазлар ядәмендә турыдан-туры ябалдаш ботакларыннан җыялар.

Җыелган күркәләрне күркә киптергечкә җибәрәләр. Киптергеч җайланмада билгеле бер югары температура тора. Киптерү барышында күркәләр ачыла һәм алардан орлыклар коела. Киптерү озынлыгы 24 сәгатьтән артык.

20 нче март көннеСарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен гомүм гигиена табибы Гимранов М.Р. “Грипп һәм саклану чаралары” дип аталган лекция укыды. Сорауларга җавап бирде, тыңлаучылар кәнагать калды.

27 март көнне  17.30 сәг.  «Территория РОСТа» коворкинг-үзәгендә  «Создание индустриального парка на территории Альметьевского муниципального района» исеме астында проект сессиясе узачак. Теркәлү өчен ссылка  https://goo.gl/forms/pJBRiAeE061KTzpo1

Тукайлылар авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программаларында катнаша ала

24нче мартта Мамадыш мәдрәсәсендә балалар һәм өлкәннәр арасында Коръән сүрәләрен уку буенча район бәйгесе булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International