ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Кыш салкын һәм карлы килү сәбәпле, көзге культуралар яхшы сакланган

Яңа китаплар белән якынрак танышу өчен балаларга «Китаплар - күңел түренең иң якын дуслары» дип исемләнгән күргәзмә тәгъдим ителде. Балалар яңа китаптагы әсәрләрне бик теләп укыдылар, үзара фикер уртаклаштылар һәм үзләренең кайсы әсәр героена охшыйсы килүләрен белдерделәр. Барлык балалар да китапханәдән яхшы кәеф һәм яңа китаплар белән кайтып киттеләр.

Бүген, 28 мартта, 18.00 сәгатьтә Кемерово фаҗигасе уңаеннан, шәһәрнең Үзәк мәйданында Хәтер акциясе узачак. Анда сезне дә катнашырга чакырабыз. Урыны - Үзәк мәйдан, 18.00дә башлана.

Гөлләр  уңайлы мөһит тудыралар.Аннан тыш үләннәр һаваның составын яхшырталар һәм атмосфераны чистарталар.Үләннәрне тәрбияләү барлык яшьтәге кешеләргә дә кызыклы шөгыль.Китапханәдә чәчәкләр яратучыларга  бүлмә чәчәкләрен  үстерү буенча китаплардан һәм журналлардан тематик күргәзмә әзерләнде һәм күзәтү ясалды.

Шәһәр халкын авыл хуҗалыгы азык-төлеге белән тәэмин итү максатыннан Казан шәһәрендә ярминкәләр дәвам итәчәк.

Татарстанда шикәр чөгендере игү мәйданнары кими

ҖЧҖ «Сәйдә» 2013 елның апрелендә эшли башлаган. Компаниянең төп эшчәнлеге булып кондитер әйберләре чыгарылышы тора. ҖЧҖ «Сәйдә» беренче көннәреннән үк үз эшчәнлеген күрсәтеп үзләрен ышанычлы партнер, тотрыклы һәм ышанычлы, үз бурычларын үти алырдай компания итеп күрсәтте.

ТР Мәгариф Министрлыгы тарафыннан  ясалган план буенча 27 нче мартта 2018-2019 нчы уку елына федераль һәм региональ дәреслекләрнең заказы буенча утырыш булып узды.

РФ Президенты Указы белән 28 март Россиядә илкүләм матәм көне дип игълан ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International