ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү – өлкәннәрнең: әти–әниләрнең, тәрбиячеләрнең һәм шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе булып тора. Шушы максаттан  Теләченең 3нче номерлы  балалар бакчасында ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н. белән очрашу булып узды.  Бу чараның максаты - балаларга  язгы каникулда юлда хәвеф–хәтәрсез йөрү кагыйдәләрен төшендерү һәм  яктылыкны кире кайтара торган элементларны файдалану турында профилактик әңгәмә үткәрде. Балалар чара барышында үз–үзләрен юлда ничек тотарга кирәклеге, бигрәк тә юлны ничек аркылы чыгарга кирәклеге турында аңлатып сөйләделәр, белшечнең барлык сорауларга да актив җавап бирделәр. Ахырдан яктылыкны кире кайтара торган элементлар белән флешмоб үткәрелде. Чара бик  кызык һәм файдалы үтте.

28 март көнне 17.00 сәгатьтә Бөгелмәнең Ленин мәйданында "Кемерово, Бөгелмә сезнең кайгыгызны уртаклаша!" истәлек акциясе үтәчәк.

Алексеевск приютында  тәрбияче Корнева. Н.Турында. үткәрде мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән күңел ачу кунакта "Чистюли" Максат: приобщение балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү. Формалаштырырга омтылыш саклап калу һәм сәламәтлекләрен ныгытырга да.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

2018 ел Татарстаныбызда  Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 24 март көнне Айдар авыл китапханәсендә, «Я вновь открываю Льва Толстого»  Республика күләм акция кысаларында  «Безграничный мир  Л.Н.Толстого» дип исемләнгән  әдәби сәгать уздырылды. Чарага язучының тормышын һәм иҗатын яктырткан «Зеркало русской души» исемле альбом, « Все дороги ведут в Казань», «Лев Николаевич Толстой», «Казанский период жизни Л.Н.Толстого»-буклетлар, «Лев Толстой-это целый мир» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче  укучыларны язучының биографиясе, Казан шәһәрендәге тормышы белән таныштырды, Л.Н.Толстойның иҗатына багышлап ясалган күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрде. Укучылар язучының "После бала ", «Воскресенье», «Детство» , «Косточка», «Котёнок», «Филипок», «Лев и собачка», «Акула», «Пожарные собаки» әсәрләреннән  өзекләрне кычкырып укыдылар, укыган әсәр буенча әңгәмә үткәрелде, сөйләгәннәрдән чыгып әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан  2018  нче елның 26 нчы март  көнне «Казан» халыкара аэропортында 10 авиарейс пассажирларының кул йөге каралды һәм Россельхознадзорның 2003 елның 28 ноябрендә чыгарган 13-8-01/9999 номерлы карары нигезендә Үзбәкстан Республикасыннан Россиягә кертү вакытлыча чикләнгән продукт: чи сарык ите (3 кг) табып алынды. Бу чикләмә   Үзбәкстан Республикасы  территориясендә тилчә (ящур) авыруы булганга кертелгән.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан  2018  нче елның 26 нчы март көнне тикшерелгән һәм рәсмиләштерелгән йөкләр:

Шушы уңайдан Күкчә авыл китапханәчесе язучының иҗатын, тормыш юлын чагылдырган плакат эшләде.

27нче март –Халыкара теарт көне уңаеннан Теләче 2нче балалар бакчасында бәйрәм узды. Балалар бакчасы педагоглары, театр көненә багышлап, төрле чаралар оештырдылар: балалар өчен “Театрда кунакта” исемле презентация күрсәтелде, “Сихри театр дөньясы” , “Театрда үзеңне ничек тотарга” темасына әңгәмәләр оештырылды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар  кечкенә төркемнәргә “Кызыл калфак” һәм “Үги кыз” исемле әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кечкенгә тамашачылар зур кызыксыну белән сәхнәдә барган күренешләрне күзәттеләр, чын күнелдән артистларга кул чабып утырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International