ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2018 ел
шимбә

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов БДИга карата ни өчен карашын үзгәртүе хакында сөйләде. Бу хакта ул “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” өчен биргән интервьюсында җиткерде.

«Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (РПА Рәсәй Юстиция министрлыгы)» инициативасы буенча, 2018 елның 26-30 мартында, Мәскәүдә ГХАТ органнары хезмәткәрләре өчен, квалификация күтәрү курслары оештырылды.

31 март  «Дмитров» боз сараенда өлкән яшь группасының «Алтын шайба» клубы Бөтенроссия финал турнирының сигез йомгаклау матчы узды.  

Районда үзара салым түләү йомгакларына караганда, 2018 нче елның 1 нче апреленә 16 авыл җирлеге түләгән акчаларга өстәп республика 2 нче кварталда тагын 4 кә арттырып акчалар өстәячәк.

31 нче мартта төнлә һәм иртән  Татарстан территриясендә томан булуы көтелә, температура  0, +5 градуска кадәр җылы.

"Евросиб СПб – транспорт системалары" компаниясе һәм "Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» коммерциягә карамаган партнерлыгы ассоциациясе (Иннокам) Стратегик партнерлык турында меморандумны имзаладылар. Документка кул кую Казанда TIAF supported by Automechanika 4 нче Халыкара Автокомпонентлар форумының пленар сессиясе кысаларында башкарылды.

Хезмәттәшлекнең максаты Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры территориясендә предприятиеләр һәм оешмалар арасында, шул исәптән фәнни-техник өлкәдә, хезмәттәшлекне үстерүдән, җитештерү эшчәнлеген диверсификацияләүдән һәм предприятиеләр үсешенә ярдәм итүдән, шулай ук техник үсеш һәм инновацияләр сәясәте юнәлешләрен билгеләүдән гыйбарәт.

 

2018 елның 30 маена кадәр "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" төбәк инвестиция проектлары конкурсының язгы сайлап алу этабына эшләр кабул ителә.

Конкурс кредитлауның һәм инвестицияләрне финанслашуның махсус шартлары тәэмин ителә торган инвестиция проектларын сайлап алганда, гамәлгә ашыруга әзерләгәндә һәм гамәлгә ашырганда "бер тәрәзә" моделеннән гыйбарәт.

 

2017 елның IV кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы КФҮ челтәре эшчәнлеге оештырылуның нәтиҗәлелеге югары булган төбәкләр исемлегенә керде. Рейтингларны Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тәкъдим итә. Нәтиҗәләр "Киләчәк КФҮ. Актуаль мәсьәләләр һәм аларның хәл ителеше" VII Бөтенроссия семинар-конференциясе барышында игълан ителде.  

 

2018 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасында гадәттәгечә шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

26-28 мартта кадет интернат-мәктәбендә Саба районы волонтерлары очен «Игелек районы» дип аталган актив волонтерлар мәктәбе булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International