ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2018 ел
шимбә

31 март көнне Казанның Шәһәр яны урманчылыгында ел саен уза торган “Татарстан урманнарын саклыйк!” конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Чараны ачып, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров болай дип билгеләде: “Конкурста катнашучыларның саны елдан-ел арта бара, мин моңа бик шат. Әлеге күренеш безнең балаларыбызның Татарстан табигатен яклауга һәм саклауга битараф булмавы турында сөйли”.

“Татарстан урманнарын саклыйк!” конкурсында Казаннан һәм Кукмарадан мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар катнашты. Быел эшләр саны рекордлы иде – 1143 рәсем һәм кул эшләре тапшырылды. Ел дәвамында яшь табигать сөючеләр конкурска берничә номинация буенча материаллар юллады, алар арасында тикшеренү һәм иҗат эшләре бар иде.

Иң кызыклы һәм оригиналь материаллар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе һәм “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ мактау грамоталары белән билгеләнде. 365 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Дарья Гермонова, 84 нче мәктәп укучысы Азалия Закирҗанова, “Заречье 8а” балаларга өстәмә белем бирү үзәге укучысы Алия Фазылҗанова, 65 нче балалар бакчасына йөрүче Михаил Татаринов, 181 нче мәктәпнең 1А сыйныфында белем алучыларның, 124 нче мәктәп укучысы Анна Михалева, 8 нче мәктәпнең 3 нче сыйныфында белем алучы Екатерина Печерская һәм 65 нче мәктәпнең 7 нче сыйныфында укучы Лия Некрасова эшләре аеруча зур игътибарга лаек булды. Барлыгы исә 100гә якын укучы призлар һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Казанда шимбә көнне авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары сату ярминкәләре узды.

2018 ел башыннан Дәүләт төзелеш инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 314 тикшерү уздырылган. Хезмәт саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 3 млн 6 мең сумга 88 карар чыгарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

31 март көнне Куныр авылы китапханәсе, Куныр урта мәктәбенең 2-3 сыйныф укучылары белән, Р. Баттулага 80 яшь тулу уңаеннан “Яшь дусларым Сезнең өчен” дип исемләнгән әңгәмә уздырды.  Укучы балалар Р. Баттуланың тормыш юлы белән танышты, интернет челтәреннән әкиятләрен тыңлады, “Бишек хикәятләре” китабыннан хикәяләрен кычкырып укыдылар.

2018 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасында гадәттәгечә шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

2017 ел нәтиҗәләре буенча “Татагролизинг” АҖ 1.11 млрд сумга 624 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары саткан. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә “Татагролизинг” АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.

2018 ел башыннан Дәүләт төзелеш инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 314 тикшерү уздырылган. Хезмәт саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 3 млн 6 мең сумга 88 карар чыгарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Минниханов йөкләмәсе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 15.09.2016 елгы 8502/16 номеры белән бирелгән хаты нигезендә Зәй муниципаль районында мәктәп яшендәге балаларны йөзүгә өйрәтүгә юнәлтелгән «Йөзү буенча гомуми укыту» проекты гамәлгә ашырыла. Язгы каникуллар вакытында гомуми белем бирү оешмалары өчен дәрестән тыш сәламәтләндерү эшчәнлеге кысаларында шәһәр бассейнында йөзү буенча күнекмәләр үткәрелә. Эш Мәгариф идарәсе графигына таянып 5-8 сыйныф укучылары белән алып барыла.

2013 елдан алып Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе, ә 2017 елда республиканың иң яхшы 20 мәктәбе рейтингына кергән шәһәребезнең 3нче гимназиясендә төрле милләт балалары укый.

Бүген Яшел Үзәндә янгын сүндерүчеләр арасында беренче тапкыр торак йортның 18 нче катына вертикаль менү буенча ярышлар үткәрделәр. Барлыгы 21 янгын сүндерүче катнашкан. 18 катка тулы киемдә йөгереп менәргә туры килде: хәрби кием, каска, краги һәм итекләр. Ә җилкә артында тагын — кысылган һава белән махсус аппарат, битлекне финишка кадәр үк салырга ярамый. Ярышлардан башка, монда күчмә янгын сүндерү техникасыннан 18 катка су җибәрүне эшкәрттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International