ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы депутатлар берләшмәләренең координацион советы утырышы узды.

 

Бүген районның китапханә хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасында Халыкара балалар китабы көненә багышлангвн “Г.Х Андерсен әдәби дөньясында” исемле  әкият викторинасы уздырдылар.

Республика клиник хастаханәсенең баш фәнни хезмәткәре, профессор Иван Микусев алты нормаль үскән табан нурлары булганда полидактилияне дәвалауның ысулына патент алды (өстәмә бармаклар булу белән аерылып торган очлыкның деформациясе).

   1 нче апрельдә Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Тәмте авыл җирлеге башлыгы Игорь Зиновьев Мария Владимированы 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр һәм Россия ПрезидентыВ.В. Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.

2 нче апрельдә район Башкарма комитеты җитәкчесе башлыгы И.Ф. Хафизов җитәкчелегендә, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов, район торак- коммуналь идарәсе белгечләре, торак ширкәте һәм идарәче органнары хезмәткәрләре катнашында шәһәребез урамнарында рейд оештырылды. Анда катнашучылар шәһәр ишек алды территорияләрендә булып, юллар һәм җәяүлеләр йөри торган урыннарның торышын тикшерделәр, торак-коммуналь хуҗалыкларда эшләүчеләрнең башкарган эшләренә бәя бирделәр. Бүген шәһәребезнең Ленин, Энергетиклар, Никифорова, Октябрь, Төзүчеләр, Тавлина, Жукова һәм Җиңү Проспекты урамнары ишек аллары тикшерелде. Җаваплы хезмәткәрләргә йорт түбәләрендәге, ишек алларындагы кар өемнәрен, бозлы урыннарны тиз арада чистартып, тәртипкә китерергә кирәклеге тагын бер кат искәртелде.

Бүген - 1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Соңгы елларда районыбыз гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру буенча бурычларны уңышлы үтәүче муниципаль берәмлекләр исемлегенә керде. Чакыру буенча Ватан алдындагы изге бурычын вакытында үтәргә теләк белдерүче егетләр күбәйде. Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 апрельдә башланып, 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы чорда 40тан артык егетне ил сагына алу планлаштырыла.

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты расписаниесе

27 март көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә халыкара театр көне уңаеннан “Бөтен дөнья - театр” исеме астында кич утыру үткәрделәр. Юлбат авыл җирлеге.

 

31нче март көнне Шекше мәдәният йортында авылыбызның Киров, Комсомол, Мәктәп урамнары үзешчәннәре һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән зур чара “Түбән очның шау-шоулы концерты” узды. Могҗизалы “Серле күл” е булган авылга, талантлар эзләп, Казан шәһәреннән “режиссер” килү сюжетына нигезләнгән, театральләштерелгән  программада әлеге урамнарда яшәүче үзешчән артистлар һәм кайткан кунаклар, барлыгы илле кеше  катнашты. Фольклор, җыр, бию, пантомима, пародия, скетч һәм театраль күренешләр белән үрелеп барган концертны 200 ләп тамашачы карады. 

   Шулай итеп 2018нче елның гыйнвар аенда башланып, “Авыл җырлый-авыл яши!” дип исемләнгән, Шекше һәм Алан-Елга авыллары халкын зур иҗади командага берләштергән урам концертлары төгәлләнде. Барлыгы алты концерт куелды, аларда  280 үзешчән катнашты,    1200 тирәсе  кеше тамаша кылды. 

Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты узачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International