ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Эшлекле дүшәмбедә бүген Әлмәт муниципаль районындагы физик культура һәм спорт өлкәсенең торышы турында мәгълүмат тыңланды. Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Александр Листков чыгышында 2017 елга нәтиҗәләр ясады һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды.

Бүген "Сколково" Инновацияләр үзәгендә  Икътисадый үсеш министрлыгының, Роспатент һәм "Сколково" Фонды идарәсенең уртак утырышы уздырылды. Утырышта цифрлы икътисадта интеллектуаль милек өлкәсе потенциалыннан файдалану буенча беренче чираттагы чаралар тикшерелде. Коллегияләрнең "Цифрлы эпохада интеллектуаль милек" дип аталган уртак утырышының рәисе сыйфатында Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Орешкин катнашты. Утырышта катнашучылар интеллектуаль милек өлкәсендә агымдагы вазгыять, һәм шулай ук интеллектуаль милекне цифрлы икътисадны үстерү инструменты буларак куллану проблематикасы буенча фикер алыштылар. Әлеге юнәлеш Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында шиксез өстенлек буларак билгеләп үтелгән иде.   Бәхәсләр барышында патент активлыгын арттыру буенча беренче чираттагы адымнар, һәм шулай ук Россия Федерациясе субъектларында  цифрлы икътисадны һәм интеллектуаль милекне үстерү чаралары тәкъдим ителде.

 

1 апрель  көнне Сәйтәк авыл клубы  “Бәрмәнчек бәйрәме (Вербное воскресенье)” акциясе уздырды. 

Район активы белән киңәшмә бүген кадрлар билгеләнеше турында белдерүдән башланды. 2 марттан Татарстан Республикасындагы Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсенең "Төзәтү колониясе - 8" ФКУ начальнигы итеп Долгов Игорь Аркадьевич билгеләнде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчегә яңа вазыйфада нәтиҗәле эш теләп калды. Алга таба район башлыгы шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы Марсель Гимаевка Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты рәхмәт хатын тапшырды. Айрат Ринатович Марсель Маратовичны намуслы хезмәте һәм шәһәр һәм торак-коммуналь хезмәте өлкәсендә актив катнашу өчен рәхмәт белдерде. 

Әтнә районындагы ветеринария берләшмәсе коллективына яңа җитәкче билгеләнде. Ул Фәйзрахманов Руслан Наил улы. Руслан Наил улы Казан ветеринария академиясен тәмамлаган. Җитәкче булып билгеләнгәнче баш зоотехник булып эшләгән.

 

2017 ел йомгаклары буенча, «Татагролизинг» АҖ 1,11 млрд. сумлык 624 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары саткан.

ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Яшел Үзән медицина училищесы» ДАҺББУ директоры вазыйфасына Рашат Вәгыйз улы Латыйпов билгеләнде.

30 март көнне Буа шәһәрендә Зур Нөркәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зөбәрҗәт» балалар фольклор коллективы (җитәкчесе – И.И.Кутусова) һәм Кәүҗияк авыл мәдәният йортыннан шулай ук «Зөбәрҗәт» балалар фольклор коллективы (җитәкчесе Н.Г.Фатыхова) «Моңлы тамчы» VI Республикакүләм фестивалендә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Катнашучыларга дипломнар һәм истәлек бүләкләр тапшырылды.

30 март көнне ТР Мәдәният министрлыгында сәнгать, мәдәният учреждениеләре һәм алардагы иң яхшы хезмәткәрләргә Хөкүмәт грантларын тапшыру тантанасы узды. Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучысы Заһидуллина Азия Закирҗан кызы "Опора и авторитет" номинациясендә грантка лаек булды.

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Түбән Тархан китапханәсендә “Беләсезме сез?” исемләнгән викторина үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International