ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

Май ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Сугыштан ераграк киткән саен...» дип аталучы тематик күргәзмә эшли.

 

Апрель аенда  район мәгариф бүлеге тарафыннан мультимедиа проектлар конкурсы үткәрелде. Әлеге бәйгедә Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары актив катнашты. 5 нче сыйныф укучысы Имамиева Мәдинә “Презентация” номинациясендә 1 урын яулады ( җитәкчесе Имамиева Т.Р.). Афәрин! Котлыйбыз!

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе итеп Гөлнара Габдрахманова билгеләнде. Бүген тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза салды.

Соңгы көннәрдә район басуларында эшләр тагын да җанланды. Уҗым, күпьеллык үлән кырларына ашлама кертү белән бергә, барлык хуҗалыклар да дым каплауга төштеләр.

“Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү белгечләре 2017 елда ПАО «ЛУКОЙЛ» ның социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашып, 50000 сум күләмендә грант оттылар. Проект Күшәр авылында яшәүче, 1 нче төркем инвалид Камаева Рүзия Мәҗит кызына пандус һәм күтәрткеч алуга юнәлдерелгән иде.

“Изгелек” үзәге хезмәткәрләре тарафыннан инвалидка урамда һәм өй шартларында уңайлы мохит тудыру максатыннан, «Topzdrav» интернет- кибете аша техник җиһазлар 2018 елның 4 маенда кайтартылды. Рузия Камаева проектны тормышка ашыручыларга зур рәхмәтен белдерде.

 

“Ватаным Татарстан” үз тарихында тугызынчы хәйрия чарасын оештырды.

Иң яхшы укучыларга район башлыгы премияләрен тапшырдылар

"Казаноргсинтез" да гадәттән тыш хәлләрне локальләштерү һәм бетерү өчен даими әзерлек профессиональ бүлекләр төп көчләр булып тора: Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 5 нче отряды, территориаль аерым газ коткару отряды, шулай ук штатта булмаган авария-коткару бүлекләре. Предприятиенең бүлекләре һәм махсус хезмәтләр һәлакәт нәтиҗәләрен санаулы минутларда бетерә алдылар.

2018нче елның  7нче мартында 41-ФЗ номерлы  «Федераль законның 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында  «Хезмәт хакы түләүнең минималь күләме» Федераль закон нигезендә 2018 елның 1нче май аеннан  Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 11 163 сум тәшкил итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International