ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, иртәгә, 5  май көнне, Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Минималь температура төнлә 0..+4˚,  максималь  көндез   +12..+15˚.

Чистай үзәк хастаханәсендә ВИЧ буенча тренинглар узды

Буа муниципаль районының  халыкка комплекслы социаль ярд әм күрсәтү “Гармония”үзәге социаль педагогы  тарафыннан  “Киләчәкне кайгырту” программасы кысалларында  яш үсмер кызлар очен  “Ана булуны планнаштыру”; “Сәләмәт әни – сәләмәт бала” дигән темаларгачара уздырылды

19-20 майда Тобольск шәһәрендә “Сүзге-тора” исемле II Халыкара фестиваль-конкурс үткәрелә.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары стационар постта 18,8 тонна күләмендә арпаны ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклый. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын бозучы штраф түләячәк.

4 май көнне, “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән Халыкара акция уза. Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова, 3нче урта мәктәпнең 5“А”, 5 “Б”  сыйныф укучылары белән бергә, әлеге акциягә кушылдылар. /Сыйныф җитәкчеләре Абдуллина Р.З., Сөнгатова Р.И./

Президент районга  язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатында килде. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров озатуында вертолетта кырларны карап әйләнде.

Баландыш төп мәктәбеннән Мубаракшина Ч.,Тимербаев Р., Загидуллина Н. III урын алдылар. Җитәкче – Заббаров А.Ф. Котлыйбыз!

Бөек җиңү көнен билгеләп үтү кысаларында өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән  аларга игътибар күрсәтеп очрашулар оештырдылар.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерә. Кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмавы ачыкланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International