ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

2018 елның 11 маенда сәгать 9дан 17 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы бала  хокуклары буенча вәкиле Аппаратында "кайнар" линия  эше оештырыла.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында 700 данә тавык йомыркасын ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагына юлыккан. Ветеринария турындагы Законны бозган өчен гаепле кеше штрафка тартылган.

 

“ Мин-Җиңү варисы”

4 май 2018ел., җомга

Бөек Җиңү өчен горурлык хисләре халык күңеленнән беркайчан да китмәс. Ләкин, илебез азатлыгы өчен сугыш утларына кергән, нык торган һәм җиңгән ветераннар сафы акрынлап сирәгәя бара. . Шушындый  мәшәкатьле  заманда безнең ихтибарыбызга, кайгыртуыбызга  лаек кешеләребез турында онытырга мөмкин түгел.  Өлкән буынга хөрмәт һәм ихтирам - бу халкыбызның  тәрбиясе һәм культурасы чагылышы.

2018елның 4 май көнне  “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре  “ Мин-Җиңү варисы” исемле  түгәрәк өстәл артында ике буын вәкилләре белән очрашу уздырдылар.  Җанлы сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте. Балалар ветераннарыбызның сугыш  афәтләре турында сөйләгәннәрен бик игъән бирелеп тыңлап утырдылар, өзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.  Авыр сугыш елларын узган ветераннарыбыз ирекле волонтерлар белән очрашуга  чиксез шат булуларын һәм рәхмәтләрен  белдерделәр.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Ютазы районындагы бер мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү нәтиҗәсендә кайсыбер продукциягә тиешле белешмәләр булмаганлыгы ачыкланган. Гаепле зат штраф түләячәк.

 

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин рәислегендә "Түбән Кама" социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән территориядә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешү төзүгә гаризалар карау буенча республика комиссиясенең беренче утырышы булды.

        24 апрельдән Татарстанда “Георгий ленталарын” өләшү традицион акциясе башланды.

       2018 елның 3 маенда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Гарәфетдинова Эльмира Кукмара волонтерлары белән берлектә “Георгий лентасы” акциясен оештырды.Волонтерлар  Кукмараның үзәк урамы буйлап халыкны  “Георгий лентасын” ничек тагу серенә төшендерделәр. Акциядә иллеләп кеше катнашты.

       “Георгий лентасы”-ул хәтер ясагы.Тынычлыкны яклап сугышканда югалган солдатларны искә алу,ветераннарга хөрмәт символы, Бөек Ватан сугышында җиңү белән горурлану һәм  үз гомерләре  барәбәренә сугыш кырында тынычлыкны саклап сугышкан солдатларга  рәхмәт әйтү билгесе дә булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International