ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2018 ел
шимбә

6 нчы майда һава торышы ТР территориясендә яшенле яңгыр һәм көнҗяктан секундына 15-18 метр тизлектә җил булачак.

Күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Дәртле музыка, җыр тавышлары Ленин урамының шәһәр суды районын яңгыратып торды. Яшьләр биредә биек агачлар утыртты. Район башлыгы Айрат Хәйруллин да бу эштә катнашты. Аның әйтүенчә, мондый агачлар тагын Әминов, Бигәш, Совет урамнарына да утыртылачак. 

05.05.2018 авылында Хорновар-Шигали агачлар утыртуны оештырганнар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Урман утырту көне"н хуплап, агач утырту акциясенә кушылды. Республика башлыгы Казандагы Ишкәкле спорт төрләре федераль үзәге янында ике зәңгәр чыршы утыртты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә муниципаль сәнәгать мәйданчыклары эше нәтиҗәлелеген анализларга кушты.

Бүген бөтен республика буенча традицион рәвештә “Урман утырту көне”  табигатьне саклау акциясе уза. Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы,  тармак предприятиеләре хезмәткәрләре әлеге акцияне Биектау урманчылыгы территориясендә тормышка ашырдылар.

  "Чисталык икеайлыгы" акциясе кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре "Курай" паркына өмәгә чыктылар.

Республика буенча традицион “Агач утырту” табигать саклау акциясе узды.

Татарстан медиклары ТР сәламәтлек салау министры Марат Садыйков башлыгында традицион шимбә өмәсендә, шулай ук «Урман утырту көне 2018» акциясендә катнаштылар.

Шимбә өмәсе Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм Татарстанның бөтен медицина учреждениеләрендә узды. Шимбә өмәсе чикләрендә медиклар территорияне коры үлән һәм былтыргы яфраклардан чистарттылар гына түгел, әммә үсентеләр дә утырттылар.  Чыршы, каен, алмагач аллеяларын республика һәм район клиникаларның территорияләрендә утрттылар. Актив эш саф һавада төшке аш белән тәмамланды – анда кыр кухнясы оештырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International