Теләче урта гомумбелем мәктәбендә 23 нче апрельдән 28 нче апрельгә кадәр мәктәп күләмендә туган тел атналыгы узды. Атналык “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль монтаж белән башланып китте. Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары балалар белән кызыклы чаралар оештырдылыр. Атналык бик үзенчәлекле, мавыктыргыч үтте. Төрле чаралар белән баетылды. Шигырьләр, җырлар яңгырады, рәсемнәр ясалды. Һәр үткәрелгән чарадан соң укучыларның чыгышларына нәтиҗә ясалды.
Удмуртиянең Завьялово бистәсендә узган кул көрәше бәйгесендә Әгерҗе спортчылары да сынатмадылар, медальләр яуладылар.
6 май көнне Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортының “Ташкын” үзешчән театр коллективы республика мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре Г. Габдрахманов и Р. Миндубаевлар каршында Ф.Садриевның “Безнең авылның кызлары” спектакле белән “Халык театры” исеме алу өчен чыгыш ясадылар.
Кичкетаң авылында Карга боткасы бәйрәмен үткәрү йоласы дәвам итә. 1 май көнне авылыбыз уртасында агучы чишмә буенда күрше-тирә әби-бабайлар балаларга өченче ел рәттән карга боткасы пешердек.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының Нурлат, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарында кыр эшләренең барышы белән танышып кайтты.
4 май көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Г.И., клуб мөдире Сагдиева Ф.М., тыл ветераннарын хөрмәтләп өйләренә бардылар, Бөек Җиңүнең 73 еллык бәйрәме белән котлап күчтәнәчләр өләштеләр.
1 май иртәсе. Иртәнге сәгать 5ләрдә “Бал-бал күкәй, ит, тоз, ярма...” дигән тавышка уянып киттем.
Алар бу һөнәрләрен мәдәният йортында сәхнәдә авыл халкы алдында чыгыш ясарга әзерлиләр.
3нче мәктәптә яшь педагогларның “Уңышка юл“ төбәкара форумы традицион булмаган формада уздырылды.