ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә һәрберебез Ватаныбыз азатлыгын, бәйсезлеген саклап, сугыш кырларында ятып калган, туган илгә әйләнеп кайта алмаган якташларыбызны олы ихтирам белән искә төшерә, аларның батырлыгы, рухи аклыгы алдында баш ия. Шул уңайдан мәдәният йортларында,мәктәпләрдә хәрби-патриотик тәрбия бирү максатында төрле чаралар үтә.  Яшь буында ватанпарвәрлек хисләре, Бөек Ватан сугышы геройларына, ветераннарга, тыл батырларына хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү йөзеннән  4 май көнне Айдәр мәдәният йортында   “Еллар безне илтсен иде сугышларсыз көннәргә » дип исемләнгән күргәзмә куелды.

75 яшьтә булсам да, күңел һаман картаймый әле. Моның матур сәбәбе дә бар. Без Заводская урамындагы Мәдәният йортына йөрибез, рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачабыз, яшьтиләр белән аралашабыз.

5 май көнне Кукмара бистәсендә «Ялкын» яшүсмерләр клубында 2004-2006, 2001-2003 нче елда туган егет-кызлар арасында кул көрәше буенча Бөек Җиңү көненә багышланган ачык турнир узды. Теләче районы командасы составында Баландыш төп мәктәбе укучылары да бар иде.

2004-2006 нче елгы егет-кызлар арасында:

Мингазов Н. – 3 урын;

2001-2003 нче елгы егет-кызлар арасында:

Фәсхиев С. – 2 урынны яуладылар.   Призлы урын алган спортчылар медаль, грамота белән бүләкләнделәр.

     2018 елның 11 маенда сәгать 8.00 дә ААҖ «Теләчеагрохимсервис»  территориясында Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министрлыгыннан, Авыл  хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсеннән хәм шулай ук, Татарстан Республикасы буенча ФГБУ «Россельхозцентр» оешмасы җитәкчеләре хәм  белгечләре катнашында, хуҗалыклар арасында агу сиптергеч  машиналарының парады  узачак. Парад, агу сиптергеч машиналарының  техник торышына хәм төзеклегенә карап, баллар белән бәяләнеп үткәреләчәк.

Сасна авыл җирлеге хезмәткәрләре мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә өмәгә чыктылар

2018 елның 4 май көнне Алан авыл җирлеге территориясендә яшәүче  шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле машиналарына  техник карау уздырылды. Тикшерү барышында аларның регистрация  документлары, техникаларның төзеклеге хәм куллану вакытында  куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды.

Авыл җирлегендә учетта булган 100 берәмлек техниканың 55 -е әлеге чарада катнаштылар.

Тикшерү вакытында кайбер техникаларда иминият полисларының  булмавы ачыкланды. Аларга төзәтү вакыты билгеләнде.

Барлыгы 9 команда катнашкан әлеге ярышларда тренер-укытучылар Зәкиев Ә.Х., Гәбделхәев Р.Х., Шәяхмәтов Ш.А. җитәкчелегендә балалар спорт мәктәбе кызлары да (Теләче урта мәктәбе, Олы Мәтәскә урта мәктәбе, Шәтке урта мәктәбе укучылары) булып кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International