ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2018 ел
чәршәмбе

Ел саен районның “Волжанка” ветераннар хоры “Сугыштан соң сәгатҗ 6.00 да” дигән җыр кичәсе үткәрә.

9 нчы май көнне Килди авылы клубында “Зәңгәр аяз күк өчен рәхмәт Сезгә!” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.
Бу күп еллар узуга карамастан һәр кешенең хәтерен яңарта торган бәйрәм.

Җиңү бәйрәме көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Хватковка “Тырыш хезмәте өчен” дигән медальне тантаналы рәвештә район башлыгы Марат Зиатдинов һәм ТР ның информатизация һәм элемтә Министры Роман Шәйхетдинов район хастәхәнәсенә барып тапшырды.

Кадерле ветераннар, хөрмәтле баулылар!  Сезне чынкүңелемнән Җиңү көне белән тәбрик итәм!

Министрлык вәкилләренең һәркайсы “Үлемсез полк” хәрәкәтенә үзләренең яу кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, тылда эшләп фронтка ярдәм иткән якын кешеләренең фоторәсемнәрен алып килде. 

 ГХАТ  бүлеге  җитәкчесе Валентина Увакина, бу көнне Бутлеровка авыл җирлегендә яшәүчеләрне Бөек Җиңү көне белән котлады. Бу бәйрәм Бөек, барыбызга да якын һәм изге!

Традицион танатанадан тыш, торак пунктларда үлемсез полк парады оештырылды. Анда  укучылар һәм балалар бакчасындагы нәниләр Бөек Ватан сугышында  катнашкан бабаларының фотоларын, әзерләнгән транспорантларын  кулларына  тотып  урам буйлап йәрделәр!

Казанда "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар саны билгеле булды. Исәпләүләр буенча, катнашучылар саны 165 меңнән артык.

       Җиңү көне - илебезнең төп бәйрәме. Бу көнне без сугыштан кайтмаган ватандашларыбызны искә алабыз, ә исән калганнары алдында баш иябез.

Буген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Бөек Жину көненә багышланган юбилярлар парады булып узды. Тантаналар сараенын мактаулы кунаклары 50 һәм 55 ел бергә торган гаиләләр иде.

Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73нче елын бәйрәм итү көнендә, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективы бәйрәм чараларында катнашты.

Әлмәтлеләр быел да «Үлемсез полк» акциясенә кушылды. Сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган әтиләре, бабалары, туганнарының фотолары белән алар «Нефтьче» Мәдәният сараеннан Ленин урамы буйлап узды. Дүртенче тапкыр уздырылучы әлеге акциядә быел 15 мең кеше катнашты. Алар арасында район башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов һәм башка җитәкчеләр дә бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International