ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән, 23 май 14.00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәният йортында «КиноЛЕНта» медиатехнологияләр студиясен тәкъдир итү һәм Казан киномәктәпләрендә укучыларның 2017-2018 уку елында төшерелгән фильмнары күрсәтеләчәк.

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Муниципаль, шәһәр яны маршрутларының транспорт чарасының сыйныфына карап, 1 километрга йөгереше буенча норматив чыгымнар турында» карары проекты каралды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" баш белгече Галиева Э.Р.  катнашты.

Май башында Чебоксар шәһәрендә “Халык сәнгать промысельләрен үстерү һәм аларга ярдәм” темасына “түгәрәк өстәл” узды.

    Вакытында хәм сыйфатлы итеп, терлек азыгы әзерләү максатыннан, азык әзерләү  комбайннарын, хуҗалыкларның үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт  техник карау графигы нигезендә,  2018 елның 24 майдан 30 майга хәтле район хуҗалыкларында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау уздырылачак.

Территориальный отдел Управления Федеральной службы по надзору в сфере защиты прав потребителей и благополучия человека по Республике Татарстан (Татарстан) в Сабинском, Мамадышском, Кукморском, Тюлячинском районах в период с 18.05.2018 г. до 25.05.2018 г. открывает «горячею линию» для населения, по вопросам общественного питания в общеобразовательных и дошкольных учреждениях в преддверии окончания учебного года и начала летних каникул.

    Кирельск авыл китапханәсендә китап арасына үзенчәлекле кыстыргыч ясау буенча 4 сыйныф укучылары өчен мастер-класс үткәрделәр. Балалар мөстәкыйль рәвештә бөтен осталыкларын кулланып һәм төрле элементларны җыеп эшкә керештеләр. Кыстыргычлар үзенчәлекле, якты килеп чыкты.    

19 май көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Пионер туган көненә багышланган, укучылар Сабантуе үтте. Укучылар бәйрәмен зур Сабантуйларның кече туганы дисәк тә була. Бәйрәмгә әзерлек берничә көн алдан башланды. Чигүле сөлгеләр бәйләгән колгалар тотып,авыл буйлап бүләк җыелды.. Сабантуйда капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү,күз бәйләп әйбер кисү,катыктан акча эзләү, зур галош киеп йөгерү, чүлмәк вату,аркан тартышу,таяк көрәштерү һәм башка күнелле уеннар оештырылды. Хәрбер уенннан сон җиңүчеләр билгеләнеп бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында укчылар шашлык һәм коймак белән сыйландылар.      

Әти-әниләр 2017-18 уку елына куйган укыту- тәрбия эшләре белән, җәйге чорны оештыру планнары, максатлары белән таныштылар, балалар сәламәтлеген саклау темаларын кузгалттылар. Презентация формасында тәрбиячеләр ел буе балалар белән эшләүнең нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Әти-әниләргә группа тормышына ярдәм иткән өчен рәхмәтләр белдерелде, алга таба да бергә-бергә әшләргә дигән максат куелды.

18 май  көнне Казан шәһәрендә “Без бергә” республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсы булып үтте. Фестивальдә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә “Стиль һәм мода” түгәрәгенә йөрүче бертөркем укучылары  катнашты. Яшь модельерлар үзләренең милли төсмерләр белән тегелгән киемнәрен күрсәттеләр һәм “Мода театры” номинациясендә I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!

Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Спорт һәркем өчен” дип аталган инвалид балалар өчен өстәл уеннары ярышын Дәүләт бюджет оешмасы «Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доброе сердце» Чирмешән муниципаль районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Шипилова Е.Н. һәм Микушова Г.И. тарафыннан “Спорт. Сәламәтлек. Ышаныч” социаль проектны тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.

Чараның максаты: сәламәт, актив тормыш рәвешен пропагандалау; физик мөмкинлекләре чикле булган балаларның сәламәтлеген, физик үсешен ныгыту һәм эшли алу сәләтен үстерү. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International