ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2018 ел
сишәмбе

Башта анда бары тик беренче сыйныф укучылары катнашты, ә хәзер барлык башлангыч сыйныф укучылары катнаша ала.  2018 елга инде үзенең чыгарылыш  укучылары да бар, кем беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәр мәдәни көндәлеген алып барган. Укучылар ел дәвамында үзләре барган барлык музейлар, китапханәләр, театрлар, кинотеатрлар, мәдәни урыннарын язып бардылар һәм көндәлеккә тиешле билгеләрен куйдылар.

Театралләштерелгән концерт- тамаша төрле җыр- биюләр белән үрелеп барды. Концертыбыз шулай ук бик куп бию номерлары булуы белән аеруча аерылып торды. Районыбызның балалар бакчасыннан килгән бәләкәчләр дә сынатмадылар, сәхнәдә әти- әниләрнең, килгән кунакларның күңелләренә хуш килерлек итеп чыгыш ясадылар. Концерт ахырында мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Солтангәрәй улы үзенең җылы рәхмәт сүзләрен балаларга һәм концертны оештыручыларга җиткерде. Барлык укытучылар мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

 

22 нче май 2018 ел

Уңайлы ишегалды

 Яз –  бик тынгысыз вакыт,  йорт яны участокларында эш бик күп. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йорты ишегалдында  матур чәчәк түтәлләре пәйда булды. Анда петуния һәм флокс, цинния һәм бархатцы рассадасын үзләре үстергәннәр. Беседкалар, чәчәк түтәлләре буялган, агачлар агартылган. Ирексездән теләсә кайсы үтеп баручы туктап чәчәккә күмелгән алмагач һәм чия агачларына сокланып карыйлар. Бакча төрле бакча сыннары белән бизәлгән. Территорияне төзекләндерү эшендә бер генә хезмәткәр дә читтә калмады. Интернатта яшәүче өлкәннәр дә су сибәргә, чүп-чар җыярга булышты. Мондый эштә бары тик уртак тырышлык белән бергә эшләргә кирәк. Шул вакыт йортыбыз чиста, матур булачак. Ни өчен, нәрсә эшләгәнеңне аңласаң, теләсә кайсы эш бик мөһим һәм күңелле була.

 

Саф һавада берничә сәгатьлек эш һәм шәрә, пычрак һәм кара җирдә матур чәчәкләр һәм үләннәр үсәчәк.

               Уңайлы почмакка әверелгән клумбалар, безнең барыбызны да сөендереп торыр!

Монда һәркем сакларга тиеш булган кагыйдәләр һәм законнар. Китапханәнең максаты бу кагыйдәләрне сакларга ярдәм итү. 20 нче май көнне Үзәк авыл китапханәсендә «Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш» дигән тематик полка куелды һәм аңа күзәтү үткәрелде.

 Алар Толстойның үзләре укыган мәсәлләрен искә төшерделәр һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.

19 май көнне Саба районының Икшермә авылында 2000-2002 нче елгы, 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында  1979 елгы чыгарылыш укучысы Миннибаев Р.Р призына көрәш буенча районара ярышлар узды. Барлыгы 4 команда катнашкан әлеге ярышларда балалар спорт мәктәбе укучылары да актив катнашып кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International