ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2018 ел
җомга

      22 июнь көнне Югары Ослан муниципаль районы Борнаш авыл җирлегендә Козиннар гаилəсе Павел улы Людвиг һәм Иван кызы Галина зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттелəр.55 ел бергə мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән  бу парлар – бик бәхетле парлар. Аларга карап һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уяна. Бу парлар  бер-берсен яратып,хɵрмəт итеп 55 ел бергə гомер итəлəр,алларына килгəн сынауларны,авырлыкларны җиңеп үзләренең мәхәббәтләрен саклап, тигез озын гомер кичерəлəр, бер-берсен аңлап,кадерлəп яши бирəлəр.

Актанышлылар, сезнең барыгызны да  30 июнь-1 июль көннәрендә узачак Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-бәйгегә чакырабыз!

Бәйгедә катнашучылар өчен ымсындыргыч сөенечле хәбәр – гран-при яулаучыга бүләккә 100 мең сум биреләчәк!

2018 елның 26 июнендә 10.00 сәгатьтән алып 11.00 сәгатькә кадәр район Башкарма комитеты бинасында (Үзәк урам, 13 нче йорт)  Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Гайзатуллин Ринат Рауфович  гражданнарны шәхси кабул итү уздырачак . Алдан язылу өчен телефон: 2-21-75.

Театраль-тамаша исемен йөртсә дә, бу Сабантуйда да традицион ярышлар була: көянтә белән су ташу, гер күтәрү, капчык белән йөгерү, чүлмәк вату, бию марафоны һәм, әлбәттә, милли көрәш. 

Бер ай ара белән Кама балалар медицина үзәгендә тагын өч игез бала дөньяга килде. 28-яшьлек чаллы хатын-кызының йөклелеге КБМҮ белгечләренең игътибарлы күзәтеп торулары астында узды. Аның үсеше артыннан Перинаталь үзәге хатын-кызлар консультациясенең табиблары күзәттеләр, берничә тапкыр пациентка йөклелек патологиясе бүлегендә дәвалану узды. 33нче атнада кесарев кисеме планлы операциясе эшләнде. Нәтиҗәдә 1650, 1800, 2060 грамм авырлыгындагы 3 малай дөньяга килде. Сабыйлар сроктан алдан туу сәбәпле, аларны табиблар күзәтүе астына һәм дәвалауга яңа туган балалар реанимациясе бүлегенә күчерергә карар чыгарылды. Хәзер балалар һәм әниләре үзләрен яхшы хис итәләр, аларның хәле тотрыклы.

"Хәтер шәме" россиякүләм акция  Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар рухына багышлап оештырыла. Әлеге акциядә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы оешмалар  да катнаша.

 

 

2018-нче елның 29 июнендә сәг. 13.00дә  Балтач муниципаль районының Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча гәвами тыңлаулар түбәндәге адрес буенча үткәрелә

2018 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында кадрлар резервында торучылар өчен «HR-белгечләр» программасы буенча стажировка узучылар белән очрашу узды.

Бу  атнада  Татарстан  муниципаль районнарында  пар  басуларын  эшкәртү мәсьәләләре буенча  киңәшмәләр уза. Аларда  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  белгечләре, районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре  башлыклары,  механизация  һәм игенчелек  буенча консультантлары катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International