ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2018 ел
җомга

22 июнь көнне Шәмәрдән авылының Җиңү Паркында мәдәният хезмәткәрләре «Йөрәкләрдә мәңгегә»−дип исемләнгән хәтер көне уздырды. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы – Гараев А.Н. барлык килгән халыкка, Бөек Ватан сугышында безнең ил өчен гомерләрен кызганмаган сугышчылар турында сөйләде һәм бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче сугыш чоры балалары да чыккан иде, бу мероприятиеда алар үзләренең сугыш вакытында кичергән авырлыклары турында сөйләделәр. Мәктәп балалаларына викторина өлешендә сугыш турында сораулар бирелде һәм сугыш җырлары яңгырады.

(Отдел Культуры)

Бу шатлыклы вакыйга Маннановлар Айрат Шамил улы һәм Альбина Ильдар кызы гаиләсендә булды. 12 июньдә аларның кызлыры һәм уллары туды. Алар гаиләдә икенче һәм өченче балалар. Өйдә аларны түземсезлек белән олы апалары Әмирә көтә.  Яңа туган сабыйларга  Азамат һәм Азалия исемнәре кушылды.

Игезәкләр туу белән  гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

2018 нче елның 22 июнендә Әгерҗе муниципаль районының ЗАГС бүлегендә ана капиталына дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы булып узды.

ЗАГС бүлегенә күптән түгел нәниләре аваз салган гаиләләр чакырылган иде. Ана капиталына сертификатлар тапшырганда Әгерҗе районы Пенсия фондының җитәкче урынбасары Җиһангәрәев Айрат Рафаэль улы яшь әти-әниләргә 2018 елдан башлап, сертификат акчаларын сабыйга 3  яшь тулуын көтмичә, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә айлык түләүләргә тотарга мөмкин булачагы турында аңлатты.

             Биектау  муниципаль районы Әлдермеш авылында яшәүче Рәхимҗан абый белэн Рәзия апанын бергэ тормыш итуләренэ 11 июньдэ 65 ел булды. 2 малай һәм 4 кызга гомер биргэннэр алар.

Зәй шәһәрендә биш катлы торак йортның 5-нче катындагы фатирда газ шартлады. Ачык яну юк. Күрше фатирлар бозылган. Һәлак булучылар юк. Чамалана торган сәбәп буенча фатирда тартма түшәмнәрне кую буенча ремонт эшләре алып барылган иде. Подъезддан 16 кеше эвакуацияләнгән.

Ярышларда бөтен Россиядән 120дән артык иң көчле спортчы чыгыш ясый.

Кешеләр! Йөрәкләр типкәндә үлгәннрне искә төәерегез!

23 нче июньдә һава торышында үзгәрүчән болытлы һава, урыны белән яшенле яңгыр, секудына 15-20 метр тизлектә җил булуы көтелә.

22 нче июньдә Борнаш авыл җирлегендә Галина Ивановна һәм Людвиг Павлович Козиннарның Зөбәрҗәт юбилейларын билгеләп үттеләр.

Бүген район башлыгы Мараи Зиатдинов “Жемчужина” йөзү бассейны төзелешендә бара торган эшләр белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International