ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә Лаеш район Советының XXII сессиясенең дәвамы үтте.

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы булды. Анда район прокуроры Дмитрий Белянин, хокук саклау органнары җитәкчеләре, дин әһелләре һәм тормыш тәэмин итүнең төрле хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Сетевая компания” ААҖнең акционерлар җыелышында катнашты.

Акционерларның гомуми җыелышында компаниянең 2017 елда финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре каралды. 2017 ел өчен еллык отчет һәм еллык бухгалтерлык отчеты расланды.

2018 нче ел 14 июнь көнне Әгерҗе муниципаль районы Кам. Ключ авылыннан Бочкаревлар: Александр Данилович һәм Алиса Михайловналар гаиләсендә бишенче бала дөньяга килде.  Бәхетле әти-әни аңа Степан дип исем кушты.  Бочкаревлар гаиләсендә ике кыз һәм өч малай үсә. Мин    ышанам, гаиләдә бала күбрәк булган саен гаилә бәхетле һәм дус була.

27 июньдә Татарстан башкаласында Германия командасы Корея Республикасы командасына каршы уйнаячак.

27 июньдә Татарстан башкаласында Германия командасы Корея Республикасы командасына каршы уйнаячак.

        Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен балалар өчен экскурсия-лекцияләр уза. 2018 елның 26 июненде көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре

        “Асылташ” балалар йортында тәрбияләнүче балаларга экскурсия-лекция үткәрделәр.

Эшмәкәрләр йортында Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстан Республикасы Стратегия-2030 проекты эшенә фәнни тикшеренүләр кысаларында уздырылган үзгәрешләр кертү буенча экспертлы нәтиҗәләр  буенча фикер алышу үткәрде.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары Р.М.Даутов катнашты.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең милкендә булган  гидротехник корылмаларны тотуга карата  проблемалы мәсьәләләрне җайга салу буенча сорауларга тәкъдимнәр кертү буенча киңәшмә министр А. К. Хамаев катнашында узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" учреждениеләр базасы белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Газетдинова. Н.Р. катнашты.

26 июнь – Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне. Әлеге уңайдан Минзәлә, Балтач, Бөгелмә һәм республиканың башка районнарында чаралар булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International