ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Эшкуар йортында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге Стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча эшләү кысаларында уздырылган фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре турында экспертлар белән фикер алышулар үткәрде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары "Автостоп" операциясен уздыра башлады. Әлеге чара су объектларының ярларында автомобиль куючыларны ачыклаудан гыйбарәт

2018 елның 29 июнендә 10.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр район Башкарма комитеты бинасында (Үзәк урам, 13 нче йорт)  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гильмутдинов Илдар Ирекович  гражданнарны шәхси кабул итү уздырачак . Алдан язылу өчен телефоннар: 2-27-51, 2-20-95.

2018 елның 26 июнендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күргәзмәләр залында Гражданнар сугышына багышланган күргәзмә ачылды.

2018 елның 26 нчы июнендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

“Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе" мәгълүматлары буенча 2018 елның 27 июнендә төнлә белән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал. Яңгыр вакытында 17-22 м\с тизлегендә көчле җил булуы көтелә.

8-13 июнь көннәрендә Төркиянең Аланья шәһәрендә үткән “Без бергә - 2018” Халыкара фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды.

Кара, төсле металл ломын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча эшчәнлек башкаручы яки аны гамәлгә ашырырга теләгән эшкуарлар семинарда катнаша ала. "Кара металл, төсле металл ломын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча эшчәнлек башкаруга карата мәҗбүри таләпләр: типик хокук бозулар, профилактика" темасына чара 28 июньдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында (бүл. 429) була.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә Халыкара наркоманиягә һәм наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы тору көне уңаеннан буклетлар таратты.

 

Бала дөньяга аваз салган мизгелдән, дөньяны танып белергә өйрәнә башлый. Шактый күп сорауларга нарасый үзе генә җавап та таба алмый. Шуның өчен аңа педагоголар ярдәмгә килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International