ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Республика территориясендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә.

Узган шимбәдә Яшел Үзәндә шәһәр тарихында икенче тапкыр Корабль төзүчеләр көнен бәйрәм иттеләр.

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эш визиты белән Казахстан Республикасы башкаласы – Астана шәһәрендә. Максаты – югары технологияләр өлкәсендә Татарстан һәм Казахстан арасындагы  хезмәттәшлекне ныгыту.

2 - 6 июльдә «Кадрлар резервы» республика проекты катнашучылар һәм финалга чыгучылар һәм Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте әгъзалары Мәскәү Хөкүмәтендә стажировка үтә.

Экология хезмәтендәге инновацияләр. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәләрендә "Экокүзәтчелек" программа-аппарат комплексы кертелде. Техник яңалык материалларны урында рәсмиләштерү мөмкинлеген бирә һәм документлар төзү вакытын кыскарта. Планшетка урнаштырылган программа ярдәмендә дәүләт инспекторы урында акт төзи һәм хокук бозу очрагы ачыкланган очракта – административ беркетмә рәсмиләштерә. Биредә үк документ кәгазьдә чыгартыла, ә ачыкланган хокук бозу турындагы белешмәләр бердәм базага җибәрелә.

Юридик затны планлы тикшерү турында

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы башкаласы Астана шәһәренә Ислам икътисады халыкара форумында (Astana Finance Days Forum) катнашу өчен ике көнлек эш сәфәренә килде. Нурсолтан Назарбаев исемендәге Астана халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Әскәр Мамин, Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе Имангали Тасмагамбәтов, Астана шәһәре Хакиме урынбасары Косман Айтмөхәмммәтов, Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Илчесе урынбасары Юрий Перепеченов һәм Татарстан Республикасының  Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев каршы алды.

Европа брендлары үз җитештерүләрен урнаштыру өчен “Алабуга” МИЗны өйрәнәләр. Моның турында Evonik Industries Германия концерны, Kerama Marazzi  компаниясе, “Берләштерелгән машина төзелеш заводлары” сәнәгый холдингы һәм башка вәкилләрнең МИЗны карау барышында билгеле булды.

Балалар республика клиник хастаханәсендә консультатив сырхауханәдә сирәк авыруларны күзәтү кабинетында пациентларны консультацияләү өчен электрон язылу ачылды. Билгеләнмәгән диагнозлар һәм аңлашылмый торган халәтләр белән сирәк авыруларга шикләнгәндә, шулай ук орфан авыруының диагнозы инде дәлилләнгән булганда белгечләр пациентларны кабул итәләр. БРКХ 1нче номерлы консультатив сырхауханәсендә сирәк авыруларны күзәтү кабинетының бурычы – сирәк патологиянең диагнозын билгеләү буенча педиатрларның, профильле белгечләрнең һәм пациентларның (аларның законлы вәкилләренең)тырышлыкларын координацияләү.

Зөя акваториясендә ачык суда йөзү бәйгесе 7 июльдә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International