ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” тернәкләндерү үзәгендә кызыклы чара оештырылды.

3 – нче июль, сишәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә   китапханә хезмәткәре Дарья Миронова Әдәби беседкада Бөтенрәсәйнең гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлаган «Петр һәм Феврония - гаилә саклаучы» дигән кызыклы хәбәрләр сәгате үткәрде.

    Чараның төп максаты - гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен үстерү һәм гаилә әгъзаларына иң яхшы кешелек хисләрен: хөрмәт, мәхәббәт белдерү мөһимлеген күрсәтү иде.

Табигатьтә, Әдәби беседкада катнашучылар Бөтенрәсәйнең гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәме тарихы, гореф-гадәтләре һәм символары белән таныштылар. Хикәя, «Минем гаиләм – минем шатлыгым!» дигән мультимедиа презентациясе  белән берлектә барды.

Чараның дәвамы «Йортта hава торышы», «Ата-аналар йорты», «Ак ромашка» дигән күңелле җырлар, зур булмаган видеоклиплар белән бергә башкарылды. В.Хромовның «Барысы да гаиләдән башлана...», Т.Кузовлевның  «Гаилә» сүзе ничек барлыкка килде?» һәм башка шигырьләр яңгырады.

Шулай ук, катнашучылар җылы һәм тыныч атмосферада «Халык зирәклеге», «Сабый баланың әйтеме» дигән викторинада һәм конкурста катнаштылар.

Чарада 13 кеше катнашты.

    Район балалар китапханәседә “Ура! Футбол!” күргәзмәсе каршында спорт минуты үтте. Китапханәгә килгән балаларга футболга багышланган төрле сораулар бирделәр, алар үз чиратында әлеге сорауларга бик теләп һәм җиңеллек белән җавап бирделәр, шул ук вакытта үзләренең белгәннәрен асфальтта рәсем ясап та белдерделәр.

6 июль көнне  14.00 сәг.  «Әлмәт картиналар галереясы» шәһәр һәм район халкын декоратив-кул иҗаты күргәзмәсенә чакырып кала.(Автор - Камиль Ягудин). 

2018 елның  3 июль көнендә  18 сәгатьтән ,4 июльнең-  18 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территториясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында. Көчле яңгыр,   яшен вакытында җил  15-20 метрга җитәргә мөмкин, боз булуы мөмкин

Сбербанк Онлайн Россия Пенсия фонды сервисы ачты

Лаешта секцион утытырш булып узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International