ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәмммәдов белән очрашты.  

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.

Район Советының оештыру бүлеге предприятие һәм оешмаларның хезмәткәрләренә 2018 нче елның беренче яртыеллыгына бүләкләү материаллры хәзерли.

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.

Иртәгә Казанда "Гаилә" үзәге янында Җанатарлар фестивалендә Россиянең трубада джаз уйнаучысы, телевидение алып баручысы һәм "Pink Floyd укытучысы" мәшһүр Вадим Эйленкриг чыгыш ясаячак. Концертның дәртле җырлардан торачагын музыкант IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә журналистларга хәбәр итте.

 

Матчка килүче тамашачыларның билеты һәм җанатар паспорты булырга тиеш.

2018 нче елның 6 нчы июлендә узган “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәмендә иң зур выкыйгаларның берсе медаль тапшыру тантанасы булды. Мамадыш районында әлеге медаль  11 гаиләгә тапшырылган инде. Быел исә бу югары бәягә тагын ике гаилә лаек булды: Семен Николаевич һәм Анастасия Алексеевна Черновлар гаиләсе, Хәйрулла Гарипович һәм Бибиәминә Мөбәраковна Шакировлар гаиләсе.

Васильево бистәсендә чыккан янгында 44 яшьлек ир һәлак булган.

Үз хисләрен йөгәндә тота белмәгәннәр ниләр генә эшләми дә, нинди генә гамәлләр кылмый.

Яшәгән шәһәрең никадәр матуррак һәм төзегрәк булса, шуның кадәр үзебезгә дә күңелле була да бит.

8 июльдә Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итәчәкләр. Төп бәйрәм «Әкият» курчак театры каршындагы «Цветочный фестиваль» мәйданында узачак Бәйрәмдә 10 гаиләне "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләячәкләр, шулай ук иң спорт, иҗади һәм интеллектуаль гаилә конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International