ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2018 ел
җомга

2018 елның 06 нчы июль көнендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Тантанага икенче балалары туган 4 бәхетле  гаилә чакырылган иде. Арча һәм Әтнә районара пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. әти-әниләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлап документларын тапшырды һәм сертификатны ничек  һәм нәрсәгә кулланып булуын аңлатты.

Менделеевск муниципаль районында «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү булекчәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Скандинав йөреше» дип аталган сәламәтләндерү терапиясе кулланыла. Саф һавада чаңгы таяклары белән йөрү – күп төрле мускуллар өчен бик нәтиҗәле һәм һәркем өйрәнә алырлык күнегүләр.

Курск көрәш (5 июль — 23 август, 1943 елның; шулай ук билгеле булганча, Көрәш, Курск дугасы) колачы буенча, задействованным килерлек һәм чаралары, киеренкелек, нәтиҗәләре һәм хәрби-сәяси китерә берсе төп барган Икенче бөтендөнья сугышы һәм Бөек Ватан сугышы

2018 елның 6 июлендә Буа ГХАТ бүлегендә  Виктор Павел улын һәм Екатерина Иван кызына “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырырга Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Рәфис улы Камартдинов килде. Ул Зудиннар гаиләсенә  Буа муниципаль районы исеменнән истәлекле бүләк һәм үзенең җылы сүзләрен җиткерде. Рәсәйдә гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне 2008 елда үткәрелә башлады. Мәхәббәт, тугрылык медале – Акчәчәк символы. Ул – гаиләдә пакълекне аңлата.

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышлап 6 июль көнне Теләче районынын Үзәк поселогында гомер итүче Гариповлар гаилэсенә районның социаль мәсәләләр буенча башкарма комитеты урынбасары Галеев Артем Валерий улы хәм гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе “Мәхәббәт хәм тугрылык” медален тапшырдылар.

Бүген Казанга эш визиты кысаларында Төрекмәнстан Республикасы Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов "Идея" технопаркында булды, анда ул Татарстан предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. 

8- июль Гаилә, мәһәббәт һәм  тугрылык  көне уңаеннан Тукай районы ЗАГС бүлеге “Гаилә-уртак уй һәм гамәлләр” дигән флешмоб уздырды. Бу чарада 100дән артык кеше катнашты, изге теләкләр язылган открыткалар таратылды. Район волонтерлары көче белән флешмоб 3 көн буе дәвам ителәчәк. Бу акция гаиләләрнең  иминлеген  ныгыту йөзеннән эшләнелә.

Бүген Казанда Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Әмирлек-Россия хөкүмәтара комиссиясенең 8 нче утырышы булып узды. Утырышны Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Валентинович Мантуров һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы эшләр министры, Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйян уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты.

Утырыш барышында берничә документ имзаланды, шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәте белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Хөкүмәте арасында Россия Федерациясе һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданнары өчен үзара виза таләпләрен гамәлдән чыгару турында Килешүгә кул куелды.

Узган елда безнең илдән БГӘ булган тур агымының 50%ка артуы билгеләнде. "Виза режимын алу белән капма-каршы турагым артуына өметләнәбез", – дип билгеләде Денис Мантуров. 

Исегезгә төшерик, 2017 елның 1 февралендә БГӘ Россия халкына 30 көндезге виза бирү тәртибен гадиләштерде. Һәм хәзерге вакытта РФдә яшәүчеләр Әмирлеккә чыгу визасын чиктә бушлай ала.

Ана кешегә нәсел, милләт, кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләнгән. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне  уңаеннан 2018 елның 06 июль көнне Балтач районы ГХАТ бүлегендә танталы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Бу матур чарада һәрбер әнигә  җылы теләкләр юлланды.  Тантанада ГХАТ бүлеге җитәкчесе Нигъмәтҗанова Люция Рәис кызы , район Пенсия фонды идарәсе  җитәкчесе  Нотфуллин Габделнур Рәшит улы гаиләләргә матур теләкләрен җиткезделәр. Һәр бала әти-әнисенең өмет-ышанычын аклап, рухи һәм физик яктан матур, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы булып үссен иде.  Волонтерлар ромашка бәйләмнәре белән шарлар да бүләк иттеләр.

Бәйрәмгә биш гаилә чакырылды. 30 ел бергә яшәгән Салахиевлар гаиләсе, 24 ел – Багавиевлар гаиләсе, 36 ел бергә яшәүче Гатиятовлар гаиләсе һәм 32 ел бергә иңгә иң куеп яшәүче Касимовлар гаиләсе чакырылды.

   Анатыш авылында яшәүче Масловлар гаиләсенә  - “За любовь и верность» медаль тапшырылды.  Масловлар гаиләсенә,  2018 елда,  бергә яши башлаганнарына 40 ел  тула. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International