ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2018 ел
җомга

Райондагы балалар иҗат йортында күп төрле түгәрәкләр эшли. Малайларның һәм кызларның иң яратып йөргәне - ул картинг түгәрәге. Моның шулай икәнлеген үткән көннәрдә узган яшь картингчылар ярышы да дәлилләде.

Бу көннәрдә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең  Килдебәк бригадасы хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль.

Иннополиста 5 июльдә «TIDA Business Cup 2018» болельщиклар-бизнесменнар арасында Дөнья Чемпионаты тәмамланды.

2018 нче елның 6 нчы июлендә Менделеевскта Сергей Гассар исемендәге Мәдәният сарае мәйданында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы уздырылды.

Бу чарада иңне-иңгә куеп озак еллар  бергә гомер иткән Казаковлар, Чугуновлар, Нургалиевлар, Вәлиеләр, Мартыновлар гаиләсенә район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бүген Казан федераль университетының император залында мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар Югары мәктәбе тәмамлаучыларына дипломнар тапшыру тантанасы узды. Бу инде ИТИС Югары мәктәбе бакалаврларының дүртенче һәм магистрларның өченче чыгарылышы. Бүген 155 кеше диплом алды, шуларның 18е кызыл диплом белән тәмамлады.

Россиядә 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Социаль үзәкләрдә бәйрәм танталалары узды.

    Россиядә беренче тапкыр изгеләр Петр һәм Феврония Муромскийлар бәйрәме рәсми рәвештә 2008 елның 8 июлендә уздырылды.

   Шушы бәйрәмне каршылау уңаеннан Тәтеш муниципаль  районы ЗАГС бүлеге “Гаилә тантанасы” дигән чара үткәрде. Әлеге чарада туу турында таныклыклар, ана капиталына сертификатлар һәм семья тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү булды.

     6 июль көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре районның балалар китапханәсе белән берлектә Уруссу бистәсенең ял итү майданында зур бәйрәм уздырды. Чарага чакырылган гаиләләр төрле конкурсларда, викториналарда катнаштылар һәм үз  бәхетәренең серләре белән бүлештеләр.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан "Ялкын" социаль приютында бәйрәм-уен программасы үтте.

Бәйрәмгә санаулы вакыт калып барган көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин бәйрәм мәйданында булып, кунакларны каршы алуга әзерлекнең барышы белән танышты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International