ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Уен - сабыйларны тәрбияләү эшчәнлегендә төп юнәлеш булып тора.

Балаларның психик үсешендә уен шулай ук мөһим роль уйный. Аның ярдәмендә бала үзенең психик халәтен саклый, зурлар тормышына әзерләнә. Уен эшчәнлеге сабыйларның физик һәм эмоциональ халәтен яхшыртырга ярдәм итә, психик җәрәхәтләрдән арындыра.

19 нчы июлҗдә МВД Россииянең Югары Ослан бүлекчәсе ветераннарының чираттагы утырышы булып узды. Аны ветераннар Советы рәисе  Лилия Хөрмәтуллина җитәкләде.

19 июльдә Зәйдә район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов җитәкчелегендә махсус комиссия республика программасы буенча үткәрелүче капиталь төзекләндерү объектларын карады. Анда төп игътибар төзекләндерү эшләренең сыйфатлы башкарылуына һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәлү торышына бирелде. Комиссия барлыгы 11 объектта булды. Алар арасында Александр Бистәсе авылы җирлегенең административ бинасы, авыл мәктәбе, 1нче мәктәп спорт мәйданчыгы, Иске Зәйнең яшьләр үзәге бинасы, Мирный мәдәният йорты, агропромпарк, үзәк китапханә, 9нчы мәктәп, “Алтынчәч” балалар бакчасы бар. И.Ф. Хафизов эш башкаручылар алдына төзекләндерү эшләре темпын кызулатып, тиешле срокка тапшыру таләбен куйды.

19 июльдә Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсе реабилитантлары һәм социаль педагоглары бергә җыелып җиңел атлетика буенча төрле ярышлар уздырдылар.

20 июль көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар. Җил 4-9 м/с, урыны белән 13 м/ска кадәр  җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +15..+18º, максималь температура көндез +24..+28º. 

Соңгы вакытта кош-кортларда чыккан авыру турында еш сөйләнә. Кош гриппы Апас районын да читләтеп узмады.

Бүген "Татарстан Республикасы федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләренең иң яхшы янгын сүндерүчесе" республика смотр-конкурсының финалы үтте. Әлеге смотр-конкурска Казанга барлык ФПС бүлекләреннән 19 иң яхшы янгын сүндерүче килгән. Республика конкурсының җиңүчесе региональ этапка үтәчәк. Смотр-конкурс программасы көч куллану, гамәли янгын сүндерү күнегүләр, 1 километр кросстан, шулай да теоретик белемнәрне тикшерүдән тора. 

Үзеңнең һәм балаларыңның гомерен саклыйсың килсә янгынга каршы чараларны белеп кулланырга кирәк.

16-18 нче июль көннәрендә Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлеге башлыкларын Казанның Сөт Бизнес академиясендә укыттылар.

Кичә 18 июль көнне Байлар Сабасының "Олимп" стадионында футбол буенча Саба районының 2018 елгы чемпионатының чираттагы уеннары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International