ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгының оператив  белешмәләренә караганда терлек тукландыру өчен түбәндәге күләмдә азык хәзерләнгән:

Көндез 19 июльдә Зәй сусаклагычында ике яшүсмерне кабартма матраста җил һәм агым белән яр буеннан алып киткән иде. ОСВОД коткаручылары балыкчылар белән берлектә яр буеннан 600 метр ераклыкта ике уналты яшьлек яшүсмерне табып коткардылар. Алар ата-ана күзәтүсез балганнар. Аларның ата-аналарына административ хокук бозу протоколы төзеләчәк.

Без үзебезнең газета битләрендә тормышта башкаларны да яңа үрләр яуларга рухландыра торган үрнәк кешеләр турында еш сөйлибез. Гадәттә алар өлкән яшьтә була. Бу юлысы, традициябезгә каршы килеп, япь-яшь егет Рафил Сәмигуллин белән таныштырырга уйладык.

Шул көннәрдә Халыклар дуслыгы йорты коллективы уникаль экспозиция әзерли, анда милли киемле 57 фарфор курчак тәкъдим ителәчәк.

25 нче июльдә ТР ның “ТР дәүләт гржданнар слубасы” дигән  Законының  10 нчы маддәсенә һәм ТР ның муниципаль служба дигән 2018 нче елның 13 нче июлендә чыккан  № 50-ЗРТ  үзгәрешләр кертелә.

Әкиятләрне барлык  балалар да ярата,: чөнки тылсымлылык , маҗаралар  ял иттерәләр  , кызыксындыру уяталар  һәм шулай ук  гаделлеккә  өйрәтәләр. Әлбәттә, җәйге  көннәрне әкиятләрсез  башка  күз алдына да китереп булмый. Саба район  балалар китапханәсенә  “Кыңгырау”  балалар бакчасы  кунакка килде . Аларны Г.Тукайның   әкиятендәге “Су анасы”булып  киенгән  китапханәче  Халилова А.Д. каршы алды.

     

 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2018 елгы Футбол буенча чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

Күргәзмәне оештыру өчен Яңа Гвинея утравына 3 гасыр дәвамында уздырылган экспедицияләр материаллары кулланылган.

2018 елның икенче кварталында еллык чагылышта Россия икътисады үсеше 1,8% кадәр кызуланды, беренче яртыеллык йомгаклары буенча РФ тулаем эчке продукты 1,7%ка үсте. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгының “Эшлекле активлык картинасы. 2018 елның июле” докладында хәбәр ителә.

Бүген дәүләт һәм муниципаль милектәге авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләрдән файдаланган өчен аренда бәясен түләү күләмен бәяләү буенча рекомендацияләрне эшләү буенча ведомтсвоара эш төркеменең нәтиҗә утырышы узды. Эш төркеме катнашчылары - экспертлар Андрей Лисичкин, Резидә Бәтретдинова, Марат Сөләйманов һәм Дамир Тимершин авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегендәге эшмәкәрлек табышына йогынты ясаучы факторлар, төрле продукция үзкыйммәте, керемне бәяләүһәм башка мөһим бәяләү кретерияләре сорауларын карадылар.

Чәчү әйләнәше нигезендә керемле якын килүле җирләр өчен аренда түләвенең базар бәясен объектив һәм нигезле  бәяләү максатыннан  республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына (министрлык вәкилләре рекомендацияләр эшләүдә актив катнаштылар) Татарстан Республикасы буенча 2017 ел буенча чираттагы мәгълүматлар  сорау җибәрелде:

- чәчүлек әйләнеше структурасы (районга хас булган җир кишәрлекләре урнашу буенча авыл хуҗалыгы культуралары исемлеге), шулай ук чәчүлек әйләнешендә катнашучы һәр авыл хуҗалыгы культуралары буенча мәгълүмат;

- норматив уңышлылык,

- тулы үзкыйммәт,

- уртача сатып алу бәясе.

  Җавап алу белән, методик рекомендацияләр белән беррәттән 01.09.2018 торышына Бәяләү мониторингы җыентыгында бастырылуга тәкъдим ителәчәк бәяләр диапазоны таблицасы формалаштырылачак. Таблицага шулай ук районнар тәкъдимнәре буенча төзәтмәләр кертеләчәк (мисал өчен Азнакай, Апас, Актаныш районнары инде бу форсат буенча мөрәҗәгать иттеләр).

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы позициясен утырышта  Фәрит Мусин и Зөлфия Камалова җиткерде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International