ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Спортчыларга йөзү этабын үтәргә, велосипедларда 20 чакрым узарга һәм “Казан” гаилә үзәге әйләнәсеннән биш чакрымлы дистанциядә йөгерергә кирәк була.

25 августтан алып 26 августка кадәр Казанда масштаблы спорт-массакүләм чара - «Red Bull Air Race» авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты узачак. Дөньяның иң сәләтле очучылары арасында турнир Россия территориясендә икенче тапкыр оештырылачак. 

Татарсан поселогы китапханәсендә ,Бөтендөнья шахмат көне уңаеннан «Игра для ума» дип аталган китап кургәзмәсе оештырылган

Район Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәтендә гражданнарны кабул итү эшен яхшырту  һәм клиентларның вакытын киметү максатыннан 884370- 2-10-74 телефоны буенча кабул итүгә алдан язылу  оештырылган.

Хөрмәтле абунәчеләр, “Заря” һәм “Таң” газеталарына срогыннан элек язылу старт алды.

2019 елның беренче яртыеллыгына иске бәяләр буенча язылырга ашыгыгыз: физик затлар өчен - 651,48 сум, юридик затлар һәм оешмалар өчен - 741,48 сум.

Район хуҗалыклары  терлек азыгы әзерләүне тәмамладылар һәм бөртеклеләрне урып-җыюга керештеләр.

19июль көнне  Татарстан поселогы китапханәсендә   Владимир  Владимирович  Маяковскийның туган көне уңаеннан ,125 еллыгын  билгеләп,  «Гвоздями слов прибит к бумаге я…»дигән тема астында китап кургәзсәсе оештырдылар  

"Күбәләк" балалар бакчасында иртәнге гимнастика уздырыла.Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормальләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә.

Пенсия фонды рәсми сайтының шәхси кабинетында яңа сервислар ачылды. 

Хәзерге вакытта Татарстанга якын булган Россия төбәкләрендә йогышлы авыруның 60 очрагы ачыкланган: Самарада – 15, Пензада – 14, Курскта – 7, Саратовта - 4, Смоленскта – 3, Орловта – 6, Ростовта – 3, Түбән Новгород өлкәсендә  - 1 һәм Чуашстан Республикасында – 7. - Безнең өчен иң куркынычы – Чуашстан Республикасы, чөнки бөтен яктан караганда да без алар белән бәйле. Биредә бер атна эчендә 50-60 баш кош-корт үлгән очраклар бар. Әлеге республикадан безгә бик күп кош-корт керә. Шуңа күрә кош гриппының Татарстанга да керү куркынычы зур, - диде     Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International