ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте. Чара РФ Президентының кабул итү бүлмәсендә республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. 

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча комиссия утырышы булды. Көн тәртибендә – төзелә торган социаль объектларда кабель-үткәргеч продукциясенең сыйфатына кереш контроль проектына кушылу.

Фальсификацияле, техник сыйфатламаларга җавап бирми торган кабель-үткәргеч продукциясен куллану җитди куркынычларга сәбәпче булырга – техника эшендә барлыкка килгән өзеклекләрдән башлап кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч белән янаучы, мисал өчен, гадәттән тыш хәлләр, янгыннар китереп чыгарырга мөмкин.

Узган елның декабре азагында Россиянең Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча дәүләт комиссиясе утырышында илнең кайбер төбәкләрендә төзелә торган социаль өлкә объектларында кабель-үткәргеч продукциясе сыйфатына кереш контролен гамәлгә ашыру карары кабул ителде.

Пилот проектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Ул аны Татарстанда гамәлгә ашыру турында һәм сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча республика комиссиясе каршында тармакның эш төркемен төзү турында йөкләмә бирде.

Республика клиник хастаханәсенә эш визиты белән Идел буе федераль округының баш штаттан тыш пульмонологы Александр Жестков (Самара шәһ.) һәм Идел буе федераль округының баш штаттан тыш клиник фармакологы Артур Левитан (Саратов шәһ.) килеп киттеләр. Кунакларны баш табиб Рафаэль Шәвалиев, медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары, терапевтик хезмәтнең җитәкчесе Раиса Гуслякова, пульмонология бүлегенең мөдире, югары категорияле табиб-пульмонолог  Виктор Ильинский, клиник фармакология бүлегенең мөдире Людмила Кулагина һәм Идел буе федераль округында клиник микробиология һәм микробларга бирешмәүчәнлек буенча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече, РКХ клиник бактериология лабораториясенең мөдире, югары категорияле табиб-бактериолог Инна Вәлиуллина каршы алдылар.

2018 елның 7 августында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясенең административ җәзалар билгеләү турындагы карарларының үтәлеше буенча суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Э.Р.Лабашова, Казан шәһәре башкарма комитеты административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру буенча идарә башлыгы А.Р.Мөхәммәтшин һәм бу юнәлеш өчен җаваплы структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.

Административ комиссияләр һәм суд приставлары арасында  электрон хезмәттәшлек системасының программа тәэмин ителешен камилләштерү буенча фикер алышынды, шулай ук түләттерелмәгән штрафлар суммаларын тикшерү тәртибе килештерелде.

 

11 һәм 25 август көннәрендә "Чиста яр" республика акциясе кысаларында Яр Чаллыда өмәләр узачак.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Лениногорск районында су объектларын планлы рәвештә рейд белән карау барышында судан файдалану кагыйдәләренең бозылуын ачыклады.

Әгерҗе үзәк район хастәханәсенең хезмәткәрләре «Сәламәт гаилә – нык гаилә» дигән акция оештырдылар. Балаларга һәм аларның әти-әниләренә,  алар өчен гаилә нәрсә ул, дип рәсем ясарга тәкъдим иттеләр. Белгечләргә балаларны һәм әти-әниләрен уртак иҗади эшчәнлеге аша берләштерүгә булышырга мөһим булды. Медиклар акциянең катнашучыларына нәкъ сәламәт гаилә җәмгыятебезнең нигезе булып торганны сөйләделәр һәм истәлеккә мәгълүмати буклетлар калдырдылар.

РФнең яңа бюджет циклы Президентның май указлары нигезләмәләрен гамәлгә куюга юнәлтелгән булырга тиеш, ләкин макроикътисад тотрыклылыгын сакларга һәм гражданнар алдындагы социаль йөкләмәләрне дә үтәргә кирәк. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев җиткерде.

2018 елның 7 августында Биектау районында этил спирты һәм алкогольле продукцияне законсыз җитештерү һәм әйләнештә йөртүне кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү өчен оештырылган ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды

Бүген ТР Президенты Р.Н.Миннеханов  видео-конференц-элемтә режимында гражданнарны шәхси кабул итте. Кабул итү барышында буалы да - авыл мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы сорау бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International