ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2018 ел
сишәмбе

Бөтен дөнья күкрәк белән ашату атнасының кысаларында «Азино» Балалар сырхауханәсендә тематик Пациент мәктәбе узды. Ата-аналарга баланың сәламәтлеге өчен күкрәк сөтенең мөһимлеге һәм файдасы турында сөйләделәр. Пациент мәктәбенә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш балалар диетологы, КДМУның балалар авыруларының пропедевтикасы һәм факультет педиатриясе кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор, РФ Сәламәтлек саклау отличнигы Резеда Фәйзуллина булышлык күрсәтте. Ананың сөте баланслы булу өчен ана нәрсә белән тукланырга тиешлеге турында ул ата-аналарга сөйләде.

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков округ мультидисциплинар бригадасы вәкилләре белән очрашты. Мондый бригадалар РФ субъектларына региональ медицина оешмаларына оештыру-методик ярдәм күрсәтү өчен чыктылар.

Мультидисциплинар бригадасы вәкилләре Татарстанның иң эре клиникаларын шулай ук амбулаторияләр һәм сырхауханәләр челтәрен карадылар. Татарстанда медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру тәэсирлеләрдән берсе. Очрашу ахырында билгеләнгән юнәлешләр буенча эшне камилләштерү буенча киңәшләр бирелделәр.

"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә сәламәтлек атналыгы дәвам итә.Иртәнге якта шәхси гигиена турында сөйләшсәк, көндез саф һавада аякларны чыныктырдык.

Архитектура  һәйкәлләре – безнең  байлыгыбыз. Шул  исем астында районның туган якны өйрәнү музеенда тематик экскурсия үтте.

Агымдагы елда ТР Стратегия -2030 га үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр булдыру эше кысаларында  http://i.tatarstan2030.ru сайты эшли башлады.

Бүген “Әкият” балалар бакчасы базасында “Безнең тату гаилә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белә” дип аталган шәһәр гаилә конкурсының чираттагы этабы узды. 

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан  2018  нче елның 6 нчы август көнне «Казан» халыкара аэропортында 26 авиарейс пассажирларының багаж һәм кул йөге тикшерелде  һәм бу йөкләр арасында Россиягә вакытлыча чикләнгән  продуктлар кертү очрагы кузәтелмәде.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан  2018  нче елның 6 нчы август көн тикшерелгән һәм рәсмиләштерелгән йөк:

Татарстан Республикасының 17 муниципаль районында 3  августтан махсус күрсәтмә  бирелгәнчегә  кадәр гадәттән тыш вәзгыять   режимы кертелде.

Оператив белешмәләр буенча,  7 августка  Татарстанда   быелгы  уңыш  ашлыгы   426,6 мең га мәйданда  җыелган, бу  барлык  чәчүлек  мәйданының    28,7 %ын  тәшкилитә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International