ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Ринат Гайзатуллин Иске Чүпрәле күп профильле лицейда үткән “Парламент дәрес”тә катнашты

Кичә Яшел Үзән районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү шартларын тикшерү максатыннан ведомствоара комиссия рейд үткәрде.

 

Турай авылы җирлеге химиклар конкурсында катнаша

"Татарстан - 2030: республиканың киләчәгенә минем өлешем" темасына  Парламент дәресе - 2017.

Химия атналыгы кысаларында Турай авыл мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәсе һәм Тат Ахтиял авыл клубы мөдире белән берлектә Д.И.Менделеевка багышланган “Син Менделеев турында нәрсә беләсең?” дигән викторина уздырылды.

Алабуга ЗАГС  бүлегендә 2017 елда туган беренче игезәк балалар тууы теркәлде. Илдар белән Илнар – Шәриповлар гаиләсендә беренче балалар. Гаиләгә шатлык алып килгән игезәкләргә саулык телибез.

Химия атналыгында Турай авыл мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәсе һәм Тат Ахтиял авыл клубы мөдире белән берлектә “Туган көнең белән Менделеев” дигән рәсемнәр конкурсы уздырылды. Балалар зур кызыксыну белән рәсемнәр ясадылар.

Баулы районының авыллары  яшь буынга үрнәк булырлык матур гаиләләргә бай. Покров Урустамак  авылында яшәүче  Балашовлар гаиләсе  шуларның берсе. Сергей Иван улы һәм Зинаида Алексей кызы 60 ел бергә кулга-кул тотынып, бер-берсен җылытып, саклап тормыш юлыннан баралар. Мәхәббәт һәм хөрмәткә нигезләнгән гаиләдә  искиткеч акыллы  балалар тәрбияләнгән,  юбилярларның 6 оныклары бар, 2 оныкчыклары үсеп килә.

Тагын бер күңелле яңалык: "Казан" халыкара аэропорты “Россия һава капкалары” 3 нче милли премиясенең “Иң яхшы аэропорт” номинациясендә җиңүче булды. 

Шушы көннәрдә муниципаль районның 2016 елдагы эшчәнлеге буенча йомгаклау сессиясе үтте. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты. Баштан кунаклар берничә объектта булды. Беренче булып, Нефть техникумындагы “Идеяләр остаханәсе” инновация үзәген карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International