ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы президенты Бандар Хәҗәр белән очрашу кысаларында партнерлык банкингы системаларын Ислам законнарының тиешле нормаларына һәм таләпләренә туры китерү мәсьәләләре турында фикер алышты.  
«Без Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы арасындагы багланышларны ныгытуга юнәлгән Ислам үсеш банкы төркеме белән үзара хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирәбез. Ислам үсеш банкы белән безне күркәм мөнәсәбәтләр бәйли. Элеккеге Президент, хөрмәтле Әхмәд Мөхәммәд Али Әль Мәдәни берничә мәртәбә Татарстанда булды», – диде Рөстәм Миңнеханов: «Үткән елның маенда Казанда Әль Мәдәни әфәнде «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашты, бу төркемне Россия Федерациясе  Президенты кушуы буенча мин җитәклим. 2015 елда без бергәләп аның белән Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина белән очраштык.

Камай мәдәният йорты хәбәр итә

Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном учреждениясының Авиатөзелеш районындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге психологы балигъ булмаган 11-13 яшьлек балалар өчен тренинг элементлары кергән «Киләчәгебезне планлаштырабыз»  дип исемләнгән төркемле дәрес уздырды.

 

Хөрмәтле галимнәр, фән хезмәткәрләре, мөгаллимнәр, аспирантлар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия фәне көне белән тәбрик итәм.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Россиянең фәнни-техник һәм инновацион алгарышы барышында әйдәп баручылар рәтендә тора.

Бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүбуенча  район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Чарада көн кадагына суга торган сорауларга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Трофимова Марина Викторовна һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Арсланова Розалия Мәхмүт кызы җавап бирде

"Минем район гербы" рәсем конкурсы һәм "Герб - ул безнең район символы" темасына поэтик конкурс.

Музей фонды уникаль экспонатларга баеды.

Хезмәт законы бозылу хакында "Халык контроленә" хәбәр итәргә була.

Гаилә парларына психологик ярдәм күрсәтү  өчен махсус ышаныч телефоны: 8(843)293-24-68


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International