Чистай эшмәкәрләре игътибарына: Бизнес-навигатор ресурсы эшли башлады.
Әлмәттә Дала Зәе елгасы ярындагы торак йорт сүтелергә тиеш. Татарстан Республикасы Югары суды шундый карар чыгарды.
Татарстанда Су саклау зоналары елы кысаларында ачыкланган закон бозуларны төзәтү буенча эш дәвам итә. 2016 елның җәендә Татарстан Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан законсыз корылманы сүтү турында күрсәтмә чыгарылган иде. Бу закон бозу Экология министрлыгы инспекторлары һәм Татарстан районара табигать саклау
Бүген Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә, 2016 елның нәтиҗәләре буенча кирәкле дару чараларын тәэмин итү, 7 финанс ягыннан чыгымлы булган авырулар буенча, Татарстан Республикасы гражданнарын түләүсез дару чаралары белән тәэмин итү, «Медикаменты» статьясы буенча медицина оешмаларын дару белән тәэмин итү программаларын тормышка ашыруга багышланган, республика киңәшмәсе булды. Видеоконференция тәртибендә киңәшмәнең эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова, «Таттехмедфарм» ДУП генераль директоры Олег Акберов катнаштылар.
Киңәшмә Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендә узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе рәсми визит белән Согуд Гарәбстаны Корольлегендә булды.
Татарстан Республикасы делегациясе составына ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов һәм Камил Исхаков, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Дубайда ТР сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Хәйретдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфтий Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Әгыев, "Татнефть" ҖАҖ генераль директоры Наил Маһанов, "ТАИФ" ААҖ директорлар Советы рәисе, "ТАИФ" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев, "АК БАРС" БАНК ҖАҖ Идарә рәисе Зөфәр Гәрәев, "КАМАЗ" ҖАҖ генераль директор урынбасары Сергей Афанасьев, "Казаноргсинтез" ҖАҖ коммерция буенча генераль директор урынбасары Тимур Сүлтиев һәм башкалар катнашты.
2017 елның 8 февралендә Казан шәһәренең «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк технопаркы» ГАУ мәйданчыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Россия регионнарының интеллектуаль мөлкәте һәм икътисады» II Халыкара форумын ачты.
8 февраль көнне Балалар иҗат үзәге базасында традициягә кергән һәр ел саен отряд әйдаманнары арасында үткәрелә торган “Иң шәп әйдаман- 2017” республикакүләм конкурсының муниципаль этабы булып узды.
ТР Төзелеш министрлыгында Владимир Кудряшев урынбасары җитәкчелегендә химик һәм нефтехимик республика продукциясен төзелештә куллану турында киңәйтелгән киңәшмә узды.
8 февраль көнне Филатов Анна Сергеевнаны 95 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, Кирельск авыл җирлеге башлыгы Валентина Лазарева котлады.
2016 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 7 дәүләт граждан хезмәткәренә аттестация уздыру буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.