2017 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә физик һәм юридик затларга – эшчәнлекләре туктатылган банклар клиентларына хокукый ярдәм күрсәтү буенча Консультатив төркемнең чираттагы утырышы узды.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Рафис Салихҗан улы Вафин билгеләнде.
10 нчы сыйныф укучылары катнашты.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 7 нчы февраль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 191 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 319 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,74% күрсәткечендә саклана.
Лаеш районы Столбище авыл җирлегендә халык җыены узды. Сессиядә Лаеш муниципаль районының башлыгы Михаил Афанасьев, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнаштылар. Сессия тәмамланганда шулай ук озак еллар бергә гомер кичергән гаилә парларын билгеләп үттеләр. Болар 60 ел бергә бәхетле гомер кичергән Зайцевлкар гаиләсе Степан Федорович һәм Нина Афанасьевна. Юбилярларга истәлекле бүләкләр, грамоталар тапшырылды.
2017 нчы елның 7 нчы февраль көненә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4595 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 94 кешегә күбрәк.
9 февральдә Менделеев мәйданында яшьләр флешмобы үтте.
Геохимия, минералогия и петрология интрузив комплекслары һәм алар белән бәйле файдалы казылмалар өлкәсендәге хәзерге мәсьәләләр турында “Ультрамафит-мафит комплекслары: геология, төзелеше, руда потенциалы” V Халыкара конференциясендә фикер алышачаклар. Мероприятие 2017 елның 2-6 сентябрендә Бурятия Республикасының Байкал буе районы Гремячинск бистәсендә “Байкальская ривьера” отелендә булачак. Оештыручылары - РФА СБ Геология институты, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Геология
1 гыйнвардан туристлык эшчәнлеге белән бәйле актларга үзгәрешләр кертү турындагы закон үз көченә керде.Аерым алганда, ул туроператорның килешүдә күрсәтелгән таләпләрне үтәмәве белән бәйле. Бу турыда сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.
Кече Елга авыл җирлегенең отчет сессиясендә район башлыгы М.П.Афанасьев белән авыл җирлеге башлыгы бергә 55 ел торган юбиляр гаиләне котладылар. Тантаналы төстә юбилярларга акчалата бүләк, рәхмәт хаты тапшырылды.