ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Бөрбаш китапханә филиалында 24 апрель көнне 3 сыйныф укучылары "Без - китап докторлары" исемле чарада катнашып, 44 китап "дәваладылар".

Шушы көннәрдә Спас районның тугыз укучысына илебез гражданнарының шәхесен ачыклый торган төп документ – паспортлар тапшырдылар.

Бу уңайдан музей–тыюлыкның Истәлек билгесендә тантана булды. Чал тарихы тирән гасырларга барып тоташучы борынгы Болгар җирендә теләсә нинди вакыйга тирән мәгънә ала.

      Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче  Рәсимә апа һәм Мөнир  абый Камалетдиновлар  50 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. Юбилярлар әле бүген дә халык арасында, Рәсимә апа инде күп еллар район ветераннар оешмасының  актив эшлеклесе. Аларның бу зур тормыш бәйрәмен балалары, туганнары зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.

“Мәрхәмәтле Татарстан” эстафетасында катнашып, Алабуга ЗАГС бүлеге Алабуганың 7нче мәктәбе укучыларына балаларның язгы фестивалендә катнашуга милли киемнәр биреп ярдәм итте.

 2017 елның 24 апрелендә «Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел» акциясе кысаларында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зарипова Миляуша Фатыховна һәм опека булеге җитәкчесе Багаутдинов Гузалия Мансуровна Сонгатуллинар гаиләсендә кунакта булдылар. Алар ДЦП белән авыру бала тәрбияләп үстерәләр. Ул малайнын исеме Илшат, бик ягымлы, тәмле телле бала. Килгән кунаклар Ильшатка конструктор бүләк иттеләр.

Туры чит ил инвестицияләр күләме бөтен дөнья буенча 2016 елда 13%ка кимеде, Бөтендөнья банкының алдан әзерләнгән бәя буенча 1,52 трлн. доллар тәшкил итте. Әлеге төшү бөтен регионнарда булмады, бу дөнья буенча икътисадның бертөрле булмаганын күрсәтә.

       2017 елның   24 апреленда "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" Республика иреклеләр акциясе кысаларында, Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге коллективы "балаларга шатлык бүләк ит" хәйрия акциясен оештырып, "Гнездышко" Зеленодольск балалар ятимнәр йортына балаларга буләкләр тапшырырга килделәр.

22 апрельдә балалар иҗат йортында Базарлы Матак урта мәктәбе һәм гимназиясенең өлкән сыйныфлар укучылары өчен “Үсеш стратегиясе – җиңү стратегиясе” интерактив акциясе булды. Аны Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты студенты, “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучы  Олег Никошин үткәрде. 

Базарлы Матак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алмаз Гарипов “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе лауреаты булды.

Хезмәт урынында кеше сәламәтлегенә зыян салырлык бер генә мәсәьәлә дә игътибардан читтә калмасын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International