ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Югары Әлки авылы мәдәният хезмәткәрләре “Язгы игелек атнасы”н мәрхәмәтле эш-гамәлләр белән үткәрәләр.

Бүген Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин Татарстан Татарстанга эш визиты кысаларында С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы - "Туполев" ГАҖ филиалы цехларын карады. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдәм министрв Альберт Кәримов, Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе президенты  Юрий Слюсарь, «Туполев» ГАҖ генераль директоры Александр Конюхов, С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы - "Туполев" ГАҖ филиалы генераль директорының беренчке урынбасары Николай Савицких һәм башкалар озата йөрде. 

Район китапханәләре хезмәткәрләре беренче кварталга йомгак ясадылар, эшлекле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, экологик тәрбия бирү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, икенче кварталга бурычлар һәм юнәлешләр билгеләделәр. Хәзерге вакытта Үзәк китапханәнең 130 еллыгына китапханәләрдә зур эш башкарыла, китапханә эше ветераннары белән очрашулар, мәктәп укучылары белән китапханә тарихына сәяхәтләр, җәмгыятьнең хәзерге тормышындагы роле турында әңгәмәләр оештырыла.

Бүген Лаешның «Берёзка» балалар бакчасы базасында “Язгы игелек атнасы” кысаларында Лаеш районы ЗАГС бүлеге#Мычитаемвсейсемьей фотоконкурсына йомгак ясады. Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр һәм истәлеккә фото тапшырылды. Калган барлык балаларга кызыксындыру бүләкләре таратылды.  

Бүген А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводының җитештерү мәйданчыгында “Град” 21631проектының унынчы кече ракета корабленә нигез салу тантанасы узды.

Бу чарада РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР вице-премьеры -ТР сәнәгать һәм сәүдә  министры Альберт Кәримов, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин катнашты.

ТР дәүләт хезмәтләр контакт-үзәгенә 7 ел тулды

Яхшылык эшләү һәркемнең изге бурычы. Якын тирәбезнең нинди булуы өчен без һәммәбез дә җаваплы: чистамы ул, пычракмы, чүплеме ул, җыештырылганмы – болар барсы өчен дә кеше җавап бирә. Табигать үзе генә торып чистарына алмый. Аны без табиблар шикелле авыруларыннан арындырырга тиешбез. Боларны бары тик яхшылыклар кылып кына эшләргә була.

 

Җиңү Көне уңаеннан,  бөтен Рәсәй буйлап " Георгий тасмасы" дигән акция башланды.

Татарстан Республикасында 2017–2018 елларга шәһәрләр һәм районнар сырхауханәләрен модернизацияләүнең ике еллык программасы башлана. Моның турында бүген ТР Хөкүмәт йортында чираттан тыш брифингта ТР сәламәтлек саклау минстры Адел Вафин белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International