ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген туган якны өйрәнү музеенда шәһәрнең “Йолдызкай” балалар бакчасына йөрүче балалар районның экологлары белән очраштылар. Алар безнең якларда яшәүче байбаклар, Кызыл китап турында сөйләделәр.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, Азалак авыл җирлегендә ветераннарга Татарстан Президенты Р.Н.Миннихановның котлау хатлары һәм бүләкләре тапшырылды. 

Бүген Буа районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Президенты бүләген тапшырдылар

Шимбә көнне, 22 апрельдә, "Чуваш дәүләт И. Н. Ульянов университетының" медицина факультеты базасында чыгарылыш курс студентлары, клиник ординаторлар катнашында "Вакансияләр ярминкәсе" узды. Бу чара студентларны Чуваш һәм Татарстан Республикалары медицина оешмаларына  эшкә урнаштыру максаты белән үткәрелде. 

26 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына – 131 ел.

21 апрель көнне Иске Гришкин авыл китапханәсе «Библиосумерки-2017» акциясенә кушылды.

21 апрель көнне Әлмәт шәһәре 5нче гимназиянең өлкән сыйныф укучылары "Гаилә нигезе" курсы кысаларында ГХАТ Идарәсендә кунакта булып кайттылар. 

Түбән Шытсу төп мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Шарифуллин Рәзил I Регионара татар балалар фольклоры “Халкым мирасы” фестиваль-конкурсында катнашып,”Халык уен кораллары” номинациясендә I дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды.

24нче апрель көнне  мәгариф идарәсенең актлар залында мәктәп җитәкчеләре өчен җәмәгать тыңлаулары үткәрелде. Чыгыш ясаучылар 2016-2017нче уку елында мәктәп коллективы белән эшләгән эшләр белән таныштырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International