Бүген Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгында «2016 елда Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2017 елга төп бурычлары турында» темасына Коллегия утырышы булды. Утырыш кысасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады. Пленар дискуссия спикерлары - Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Максим Орешкин, Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина чыгыш ясады.
22 апрельдә ЗАГС бүлеге коллективы ЗАГСның элекке начальнигы Лидия Ивановна Архипованың өенә барып, аны үзидарә көне һәм язгы игелек атнасы белән котлады. Аңа нык сәламәтлек һәм иминлек теләп, истәлекле фото һәм бәйләнгән җылы бүләк тапшырдылар.
24 апрель көнне Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә Ильнар һәм Гөлназ Ивановлар беренче балалары туу очрагын теркәү булып узды. Кызларын алар Лиана дип атадылар, латин теленнән тәрҗемә иткәндә Лиана “зәвыклы” дигәнне аңлата. Мондый исем ияләре иҗади яктан бай хатын-кызлар, көчле ихтыяр көченә ияләр.
17 апрельдән алып 25 апрельгә кадәр “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” үтә. Анда Мамадыш районы да актив катнаша. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу акциягә үз өлешләрен керттеләр. 24 апрель көнне “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган кубка авыру сабыйларга исәнлек-саулык, бәхет теләп, тизрәк терелүләренә өметләнеп акча салдылар.
22 апрельдә Чаллыда территорияләрне чистарту буенча ике айлык кысаларында гомумшәһәр өмәсе булып узды
“Музей язы” акциясе кысаларында, 24 апрельдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Җир көне” чарасы үткәрелде. Лаешның 2нче мәктәбе укучыларын планетабызның экологик проблемалары һәм аларны чишү юллары белән таныштырдылар. Чара азагында, материалны ныгыту өчен, музей хезмәткәрләре “Әйләнә-тирә мохитне саклау” темасына викторина үткәрделәр.
Татарстан Республикасында 2017-2018 елларга шәһәр һәм район дәваханәләрен яңарту буенча ике еллык программа старт ала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында чираттан тыш узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.
“Казан”халыкара аэропортында Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идәрәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлеге белгечләре тарафыннан Таҗикстан Республикасының Дүшәнбе һәм Үзбәкстан Республикасының Ташкент шәһәрләреннән килгән авиапассажирларның кул йөген һәм багажын карап тикшергәндә Россияга кертү тыелган чикләвек һәм җиләк-җимеш табып алынды.
2017 елның 24 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә политехник колледж студентлары өчен, чираттагы "Гаилә" дәресе узды.
25 нче апрель көнне ата-аналарны искә алу көне уңаеннан, Әлмәт халкын №5 һәм №7 нче зиратларга ташу башкарылачак. Автобус "РТС" остановкасыннан сәгать 8.00 да китәчәк.