ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 25 апрелендә ЗАГС бүлеге һәм район матбугат хезмәткәрләре белән берлектә яңа туган 100 нче балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы булып үтте.

Бәхетле әти-әни Светлана Сергеевна һәм Андрей Викторовичка ЗАГС бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Саим кызы истәлекле бүләкләр һәм йөзенче номерлы таныклык тапшырды.

“Язгы игелек атнасы” акциясенә кушылып  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә   “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре  уткәрелде.

25 апрель  көнне  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә янәдән  “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  уткәрелде.  Очрашуның кунаклары –   Такталачык, Кадет мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. 

    Ютазы районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 50 ел бергә яшәүче  Замира Гаппасовна һәм Марс Камилович Галиповлар гаиләсен  матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Алар озак еллар бергә яшәп, балалар үстереп, йорт-җирләрен сокланып туймаслык оҗмаһ почмагына әйләндергән  бу матур парга  тәбрик сүзләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Айрат Арслановка рәхмәт белдерде.

             2017-нчы елның 25-нче апрелендә Актүбә бистәсе администрациясенә яшь парлар яңа туган балалары белән чакырылды. Бу чара гаилә айлыгына багышлана. Анда тантаналы рәвештә Актүбә бистә башлыгы   Роза Алмас кызы Галеева гаиләгә сәламәтлек һәм иминлек, бәхет теләп,  Татарстан Республикасы  Президентның котлавын  кечкенә сабыйларның әти-әниләренә тапшырды. Аннары бергәләп истәлекле фотога төштеләр.

Бүген Ирек Фәйзуллин 22-нче халыкара махсуслаштырылган "ВолгаСтройЭкспо" күргәзмәсен һәм 14 нче халыкара махсуслаштырылган "Күчемсез милек. Инвестицион мөмкинлекләр. Франчайзинг" күргәзмәсен ачты.

Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева хәбәр итте.

 

     Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 17 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде. Чара ГХАТ бүлеге, Яшьләр идарәсе, Федераль миграция хезмәте   белгечләре тарафыннан үткәрелде. Шәхесне билгеләүче документны алырга балалар әти-әниләре белән килгән иделәр.

       Бүген «Березка» Лаеш балалар бакчасында «Язгы яхшылык атнасы» кысаларында ГХАТ хезмәткәрләре «Гаиләбез белән укыйбыз» фотоконкурсына  йомгак ясадылар. Ярышта җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр

hәм фотосүрәтләр, ә калган балаларга кызыксындыру бүләкләре тапшырыл-ды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең дәүләт бүләге – Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеменә лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International