ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Чара кысаларында “Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да узды.

2008 елның 26 декабрендәге  «Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хокукларын яклау турында» 294-ФЗ Федераль закон таләпләренә, шулай ук  «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» Приоритет программасына ярашлы рәвештә, 2017 елдан федераль контроль-күзәтчелек органнары һәм аларның территориаль бүлекчәләре квартал саен үзләренең хокуклардан файдалану  практикасын халыкка җиткерергә тиеш булачак.

 

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Карачаево-Черкесия Республикасы делегациясе белән очрашу булып, аның составына  Карачаево-Черкесия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Косенков Вячеслав, Карачаево-Черкесия Республикасы икътисади үсеш министры Накохов Алий, Карачаево-Черкесия Республикасы икътисади үсеш министры урынбасары Гапов Мурат, Карачаево-Черкесия Республикасы икътисади үсеш министры урынбасары Тамбиев Алий керде.  Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары  Рөстәм Сибгатуллин үткәрде.

 

25-апрель көнне Үзәк китапханәнең “Илһамият” һәм “Туган тел” клублары районыбыз мөслимәләре белән бергәләп “Г. Тукай иҗатында ислам аһәңнәре” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды.

Бүген 55 нче Казан мәктәбенең беренче сыйныф укучылары һәр көн ут белән көрәшүдә гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя торган кыю кешеләрнең дөньясына кагыла алган. 3 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең башлыгы урынбасары эчке хезмәт капитаны Максим Демагин балаларны бина буенча йөрткән, уку сыйныфын, элемтә пунктын күрсәткән. Балалар янгын сүндерү автомобиленең җиһазларын һәм башка янгын сүндерү техникасын күргән, янгын сүндерүче ничек һәм нәрсә белән коралланганын белгән.

Башкарма комитетта Әлмәт җирлегенең стратегик  үсешен билгеләү буенча киңәшмә булып узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, элеккеге район җитәкчеләре, "Татнефть" җитәкчелеге һәм башкалар катнашты.

Бүген 22-нче халыкара махсуслаштырылган "ВолгаСтройЭкспо" күргәзмәсе ачылышында  " Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәт саклау буенча иң яхшы оешма " конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.

Бүген Казанда Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокук куллану гамәлияте буенча гавәми фикер алышулар узды.

Чарада Россия Федерациясе Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча министры Михаил Абызов, Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев һәм башкалар катнашты. Соңрак аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та  кушылды.  

Искәртәбез, гавәми фикер алышулар «Дәүләт контролен һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затлар һәм индивидуаль эшкуарлар хокукларын яклау турында» 26.12.2008 № 294-ФЗ Федераль закон, шулай ук «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеген реформалау» өстенлекле программасы таләпләре нигезендә уздырыла.

Бүген, 25 апрель көнне, Арча 3 номерлы мәктәбендә сөекле шагыйребез Г.Тукайга багышланган “Г. Тукай –безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән  шигырь уку, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкару бәйгесе уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International