ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Китапханәче Альбина Рахматуллина катнашучыларга китап укуга булышлык итүче киң масштаблы "Китапханә төне" акциясе турында мәгълүмат җиткерде. Акция «Шигъри – муз” исеме астында үтте. Шигърият сөючеләр үзләренең иң яраткан шигырьләрен музыка астында сәнгатьле итеп укыдылар. “Шигърияттә – яз” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Акциядә катнашучылар “Мин китап укырга яратам”  фотоконкурсында катнаштылар.

«Беренче урында – пассажирлар иминлеге», – ди 35 ел автобус йөртүче Рәсим Әхмәтшин

Китапханәче Газизова Р.Ш. авылыбыздагы экологик проблемаларны бергәләп чишүне презентация ярдәмендә күрсәтте, “ЭкоДом” дип аталган экологик берләшмә төзергә тәкъдим ясады һәм ул кабул ителде.

22 апрель көнне Саба районы Икшермә урта мәктәбендә Миннебаев Рамил Рафикович призына районара татар – башкорт милли көрәш бәйгесе булып узды. Баландыш төп мәктәбеннән Шакиров Наил һәм Галимов Данил 2 нче ,Заббаров Адел 3нче  урынны яуладылар. Көрәшчеләрне котлыйбыз!

Бу чарада мәдәният хезмәткәрләре дә бик актив катнаштылар. Алар, авыл җирлегендә эшләүче кызлар белән, мәдәният йорты биләмәсен, юл кырыйларын һәм авылның  тыкрыкларын чүп-чардан арындырдылар.

Китапханәче Миләүшә Нәҗипова шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләде, шулай ук "Тукай - сүнмәс йолдыз ул" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.  Чара барышында  "Туган тел", "Туган авыл", "Кызыклы шәкерт" һәм башка  шигырьләре яңгырады.  Иң яшь китап укучылар өчен шигырьләре буенча  мультфильм карау оештырылды.

Митинг «Солдат батырлыгы онытылмады »

Чара барышында “Табигать дөньясына китап аша” исемле тематик китап күргәзмәсе урнаштырылды. Без  барыбыз да – табигать балалары, димәк, безне аның белән күзгә күренмәс җепләр бәйләп тора. Табигатьне аңларга, яратырга өйрәнү – укучыларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Әлеге чара кызыклы шигырьләр, видеоматериаллар карап  җанлы рәвештә узды. Табигатьне ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый, минемчә.

22 апрель көнне “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында Урта Мишә авыл китапханәсе тарафыннан, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына балаларда ышаныч тәрбияләү йөзеннән, Дуслык белән көчле без” исемле дуслык сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга дуслык төрләре: балалар дуслыгы , табигать белән дуслык, милләтләр, дәүләтләр дуслыгы турында аңлатма бирде. Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, бердәмлек сыйфатлары булдыру турында сөйләде. Соңыннан Риза Фәхретдиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабына күзәтү ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International