Казаклар авылы китапханәсендә 22 апрель көнне “Башкалар турында уйла һәм ярдәм ит” исеме астында акция узды. Китапханәдә узган “Изгелек ярминкәсе” ннән җыелган акчага тыл ветераны Садика апага һәм ялгызы яшәүче инвалид Ринат абыйга күчтәнәчләр тапшырылды. Балалар куйган концерт номерларын да бик җылы кабул иттеләр. Шулай ук балалар белән йорт эшләрендә дә ярдәм күрсәтелде.
Үткәрелгән әлеге акциядән урамнан үтүчеләрнең берсе дә битараф калмады. Һәркайсы балалар белән аралашканнан соң, күңеле тагы да күтәрелеп, үз юлын дәвам итте.
23 апрель көнне «Язгы шәфкатьлелек» акциясе кысаларында, Алан авылы китапханәчесе, күчтәнәчләр белән хезмәт урынында имгәнү алган, күз буенча инвалид, Хабибрахманова Фәнисәнең хәлен белергә барды. Бу акция- язмыш сынауларына дучар булган, ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итергә мөмкинлекләрне арттыра.
22нче апрельдә Алабуга шәһәрендә 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган хор музыкасы фестивале гөрләп узды.
Межрайонная Инспекция федеральной государственной налоговой службы России № 10 по Республике Татарстан напоминает, что с 31.03.2017г. согласно п. 10 ст. 16 Федерального закона от 22.11.1995 N 171-ФЗ (ред. от 03.07.2016) "О государственном регулировании производства и оборота этилового спирта, алкогольной и спиртосодержащей продукции и об ограничении потребления (распития) алкогольной продукции", розничная продажа алкогольной продукции и розничная продажа алкогольной продукции при оказании услуг общественного питания осуществляются с применением контрольно-кассовой техники.
Бүген, 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулды.
Кәүҗияк авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә, мәктәп укучылары катнашында, Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Туган телем – Тукай теле” дип исемләнгән шигырь кичәсе үтте. Анда укучылар Тукайның шигырьләрен укыдылар, берничә әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Алып баручы, китапханәче әзерләгән күргәзмә белән таныштырды.
24 апрель көнне Питрәчтә 2016-2017 ел сезонында Идел буе профессионал булмаган хоккей лигасы А дивизионының Плей-офф финал сериясенедә соңгы уен уйналды. “Теләче” хоккей клубы һәм “Питрәч” хоккей клубы арасындагы хәлиткеч уен безнең район командасы файдасына 6:1 исәбе белән тәмамланды. Шулай итеп, финал уеннары исәбен 3:0 ясап, райондаш хоккейчыларыбыз Чемпион булды!
Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 25 нче апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 076 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 104 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,73% күрсәткечен тәшкил итте.
2017 нчы елның 25 нче апрель көненә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4605 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 40 кешегә азрак.