2017 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы була. Анда республиканың сәүдә нокталарында сатыла торган аракы дегустацияләнәчәк
“Язгы изгелек атнасы” уңаеннан “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе белгечләре Олы Мишә, Теләче урта мәктәпләрендә экология дәресләре уздырдылар. Чараның максаты: үз районыңның экологик проблемаларына ихтибарны арттыру.
Библиотекарь очистила территорию библиотеки от мусора.
29 апрельдә “Яшел Россия” Бөтенроссия өмәсенең Казандагы үзәк мәйданчыгында социаль челтәрләрдә бара торган #ЭКОяз2017 конкурсына йомгак ясала. Быел инде 1500гә якын фото- һәм видеоматериал килде. Якын араларда барлык эшләрне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының конкурс комиссиясе караячак. Җиңүчеләрне кыйммәтле призлар көтә – төп приз iPad Air, моннан тыш 2 приз - iPad mini һәм өч смартфон. Казан шәһәрендәге Үзәк өмәдә катнашучыларны да күңелле сюрприз көтә.
Европа иммунизация анталыгы кысаларында сәламәтлек саклау идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен брифинг оештырылды. Европа иммунизация атналыгы 24 апрельдән 30 апрельга кадәр дәвам итәчәк.
26 нчы апрель көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 131 еллыгына багышланган зур чара үткәрелде. Әлеге бәйрәм тантанасы быел яңа форматта – квест-уен формасында – оештырылды.
Чернобыль афәтенә - 31 ел.
Әлеге акция уңаеннан 22 апрель көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә пенсионерларга булыштылар. Алар өй яннарын чүп-чарлардан арындырдылар, коймаларын буядылар.
Җитештерү тармагында иң еш булган җәрәхәт алу очраклары – биектән егылып төшү, станокка кул-аяк кысылу, техниканың хезмәткәрне таптатуы белән бәйле.
18 - 21 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле фәне буенча V Халыкара олимпиада үткәрелде. Халыкара олимпиадада Теләче урта мәктәбе укучысы Якупов Илсаф катнашты. Илсаф олимпиаданың барлык ярышларында уңышлы чыгыш ясады. Аны Халыкара олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н. Асадуллина әзерләде. Илсафка Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының дипломы һәм бүләкләре тапшырылды. Котлыйбыз сине , Илсаф! Уңышлар телибез !