21 нче апрель көнне Казан шәһәрендә татар теле фәне буенча Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы булды. Монда “Илһам”- Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Теләче урта мәктәбе укучылары Галиуллина Иркә -лауреат , Гатауллина Әминә- дипломант булдылар Аларны бәйгегә татар теле укытучысы Г.Р. Сәлмәнова әзерләде. Аларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының дипломы тапшырылды. Котлыйбыз сезне, кызлар! Иҗат чишмәгез саекмасын, уңышлар телибез !
Алар А.Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош”исемле спектакль карап, театр артистлары Исламия Мәхмутова, Люция Галлямова һәм якташыбыз театрның яшь артисты Айдар Фатхрахмановлар белән истәлеккә фотога да тоштеләр.
Бүген Чернобыль атом электр станциясендәге тиңдәшсез һәлакәткә 31 ел тулды. Әлмәт кешеләре үз тормышлары бәрабәренә ватандашларын гына түгел, башка илләрдә яшәүчеләрне дә һәлакәттән саклап калган кешеләрне искә алу өчен митингка чыктылар. Анда һәлак булганнарның тол хатыннары, туганнары, чернобыльчеләр үзләре катнашты. Шулай ук, администрация вәкилләре дә катнашты.
22 апрельдә Максабаш башлангыч мәктәбендә тирә-як мөхитне тазарту буенча экологик өмә үтте. Мәктәп укучылары, укытучылар һәм эшчеләр мәктәп территориясен чүп-чардан тазарттык. Эшне башлар алдынан балалар белән хәвефсезлек кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрелде. Беркем дә изге эштән читтә калмады. Экологик өмәләр әле дәвам итәчәк.
Яз- чистарыну ае. Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективы бердәм булып язгы өмәгә чыкты. Алар озын кыштын соң мәктәп ишегалды территориясен чистарту эшен башлады. Күмәк өмәдә һәркем тырышып эшләде.
Район мәгариф булеге методисты Саетова Анна Николаевна җитәкчелегендә Теләче балалар бакчаларының бер төркем белгечләре (логопед, психолог, рус , татар теле белгече) методик максат белән бүген безнең балалар бакчасына килделәр Рус теле белгече Ярмиева Зөлфия Мидһәт кызы, балалар белән белем тәҗрибәсен белү максатыннан уеннар уйнап, диалоглар да үткәрде. Логопед Шәймарданова Миләүшә Наил кызы балаларның артикуляциясен тикшереп, тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен киңәшләрен калдырды. Психолог Хаҗипова Сәйлән Нәгыйм кызы мәктәпкә әзерлек төркеменең һәр баласы белән мәктәпкә әзер булу яки булмавын тикшерде. Балаларыбыз югалып калмыйча килгән кунаклар белән ачыктан ачык сөйләшеп, булган белемнәрен җиткерделәр.
Бүгенге көнгә 5,1 мең гектарда күпьеллык үләннәр, 1,5 мең гектарда көзге уҗымнар тукландырылды. Теләче Агро, Алан, Таң хуҗалыкларында эш оешкан төстә бара.
3 май көнне Теләчеагрохимсервис ААҖ базасында хуҗалыкларның агу сибү техникасын кабул итү планлаштырыла. Республика вәкилләре дә катнашуы көтелә. Агу сиптергечләрнен дөрес хәм тигез эшләвенә аеруча зур игътибар биреләчәк.
25 апрель көнне Бәзәкә авылы китапханәсендә “Китапханә дуслары” түгәрәгенә йөрүчеләр өчен “Күп белергә теләсәң” дип исемләнгән библио-глобус үткәтелде.
Татарстан Республикасы, Мәскәү, Марий Эл, Башкортстан, Самара һәм башка төбәкләрдән килгән катнашучылар төрле призлар өчен көч сынашачак.