Узган шимбәдә башкалабыз Казанда «Корстон» сәүдә һәм күңел ачу комплексында Татарстан халыкларының III корылтае узды. Анда республиканың муниципаль районнарыннан һәм милли-мәдәният оешмаларыннан 700дән артык делегат, 300 кунак катнашты. тәкчесе.
Бөек шагыйребез Г.Тукайның 131 еллыгына багышланган район нәфис сүз конкурсында Чепья урта мәктәбенең 6 Б сыйныф укучысы Рахматуллина Әдинә үз яшьтәшләре арасында 2 урынны яулады. Нәкъ Тукай туган көнне Әдинәгә китапханәдә мактау кәгазе тапшырылды. Балалар китапханәсенең актив китап укучысын уңышы белән котлап, җиңүле бәйгеләренең еш кабатланып торуын телибез.
2017 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокук куллану гамәлияте гавәми фикер алышуларында катнашты.
Кырда кар эреп бетте дигәндә генә, кадерсез кунак сыман, берничә көнгә янә кыш килде. Әрсез яңгырлар да игенчеләрнең хәйран вакытын алды. Хәер, дымның җиргә зыяны булмас анысы. Тик язгы чәчүне дә озакка сузарга ярамый. Орлыклар җир куенына никадәр иртәрәк керсә, шулкадәр яхшырак, ди белгечләр. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да иртә культуралар чәчүне 10 майга тәмамлау бурычын куя.
28 апрельдә Казанның Совет районындагы йортларның кайберләрендә су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу ремонт эшләре үткәрелүгә бәйле.
Зирекле лицеенда милли кухня көне
Ford Sollers Алабуга двигательләр төзелеше заводында җитештерү процессларына инновацион чишелешләрне гамәлгә кертү кысаларында яңа югары технологияле җиһазлар урнаштырды.
Модернизацияләү сыйфатны контрольдә тоту һәм өстәмә тест үткәрү участокларында эшләнелде.
Предприятиене өстәмә җиһазлау кысаларында тест үткәрүнең яңа зонасы оештырылды, шулай ук, заводта җитештерү процессын дистанцион рәвештә күзәтеп бару өчен предприятие инновацион цифрлы сәнәгать камералары белән җиһазландырылды.
Хөрмәтле район халкы!